tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләче районында «Сөлге, кулъяулыгым – милли бизәгем» дип исемләнгән экскурсия үтте
Теләче районында «Сөлге, кулъяулыгым – милли бизәгем» дип исемләнгән экскурсия үтте

Теләче районында «Сөлге, кулъяулыгым – милли бизәгем» дип исемләнгән экскурсия үтте

Теләче районында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Сөлге, кулъяулыгым – милли бизәгем» исеме астында халык гореф-гадәтләре буенча кызыклы экскурсия үткәрделәр. Чара Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы кысаларында әзерләнде. Мәдәният хезмәткәрләре “Әбиемнең серле сандыгы” экскурсиясе оештырдылар. Чара барышында балаларга әби-бабайларыбыз киеп йөргән милли киемнәре турында сөйләделәр.

Татар халкы элек-электән кул эше белән дан тоткан. Әгәр әбиләребез сөлге чиккән булса, безнең бабаларыбыз кәрзин, бишек үрү белән шөгыльләнгәннәр. Балалар узган гасырда яшәгән татар халкына хас булган кыйммәтләр белән  дә якыннан таныштылар.

tulachi.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*