tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Эдуард Ганиевның истәлегенә багышланган чарада катнашты
Данис Шакиров Эдуард Ганиевның истәлегенә багышланган чарада катнашты

Данис Шакиров Эдуард Ганиевның истәлегенә багышланган чарада катнашты

Бүген Казанда Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы булган милли җанлы меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр шәхес Эдуард Әнвәр улы Ганиев хөрмәтенә багышланган “түгәрәк өстәл” оештырылды. Исән булса аңа 8 нче гыйнварда 70 яшь тулган булыр иде. Чара “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсәдә узды.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Ульяновск өлкәсеннән килгән милләттәшләр, дин әһелләре, галимнәр катнашты. “Түгәрәк өстәл” янында җыелучылар каршында чыгыш ясап, Эдуард Ганиевның татар милләте өчен башкарган күпъкырлы хезмәтләрен искә алды. Халкыбыз аның гамәлләрен онытмавын әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов үз чыгышында, Эдуард Ганиевны үрнәк шәхес дип билгеләп узды. Ульяновск өлкәсендә туып-үскән милләттәшебез кебек халкыбызга хезмәт итүчеләр бүген дә бар.

Очрашу вакытында Данис Шакиров татар мәгариф системасын үстерүдә, татар мәхәлләләре өчен кадрлар тәрбияләүдә, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда керткән зур өлешләре өчен Вәдүт Минсадыйк улы Вафинны һәм Рәшид Зөфәр улы Гайнетдиновны «Бөтендөнья татар конгрессы» халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләде.

«Форсмегастрой» оешмасы җитәкчесе Вәдүт Минсадыйк улы Вафин, “Разкмед” клиникасы директоры Рәшид Гайнетдинов хакында “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин: “Алар иң  кирәк чакларда терәк, киңәшче вә булышчы, уку-укыту өлкәсендәге кыен мәсьәләләрне алар белән бергәләп хәл итәбез,”-диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*