tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркия профессоры Исмаил Төркоглу: Минтимер Шәймиев татарлар өчен бер тау булып тора
Төркия профессоры Исмаил Төркоглу: Минтимер Шәймиев татарлар өчен бер тау булып тора

Төркия профессоры Исмаил Төркоглу: Минтимер Шәймиев татарлар өчен бер тау булып тора

Төркиянең Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгатьләр университеты профессоры Исмаил Төркоглу фикеренчә, татар халкы авыр вакытларында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә таяна ала.

«Минтимер Шәймиев татарлар һәм Татарстан халкы өчен бер тау булып тора. Татар халкы аңа авыр вакытларында таяна ала. Ул — Татарстанның символы. Советлар союзы таркалганнан соң, алып барган көрәше татар тарихына алтын хәрефләр белән язылган», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев Татарстанны төбәкнең иң әһәмиятле җөмһүрияте хәленә китерде, Татарстанны тышкы дөньяга танытып, күпчелек илләрдә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә вәкиллекләр ачты. «Татарларны тышкы сәүдә белән шөгыльләнергә, аларга импорт һәм экспорт эшләренә өйрәтте», — дип саный ул.

«Татарстанның инфраструктурасы һәм шәһәрләренең үсеше, модернизациясе өчен куйган хезмәтләре бихисап. Бәлкем иң әһәмиятлесе — вакыты җиткәч, хакимияттән китеп, үзен тулысынча хәйрия һәм культура эшләренә багышлавы. Болгар ислам академиясен булдыру һәм татар мәдәнияте үсеше өчен куйган тырышлыгын татар халкы онытмаячак», — дип сөйләде Исмаил Төркоглу.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*