Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров эшлекле сәфәр белән Башкортстан башкаласына китте.
Биредә ул татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак. Шулай ук җитәкче ике ансамбльгә “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында тегелгән костюмнар тапшырачак.