tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба туган якны өйрәнү музеенда язучы-публицист, журналист Тәлгать Нәҗмиевка багышланган кичә узды
Саба туган якны өйрәнү музеенда  язучы-публицист, журналист Тәлгать Нәҗмиевка багышланган кичә узды

Саба туган якны өйрәнү музеенда язучы-публицист, журналист Тәлгать Нәҗмиевка багышланган кичә узды

Саба туган якны өйрәнү музеенда “Районыбызның күренекле шәхесләре” проекты кысаларында язучы-публицист, журналист Тәлгать Самат улы Нәҗмиев турында сөйләшү булды. Чарада ветераннар советы рәисе Фәниль Ильясов, төбәк тарихын өйрәнгән ветеран- укытучы Равиль Гомәров, язучының хатыны Лемара ханым һәм башкалар катнашты.

Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган җәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап (барлыгы 53мең данә) чыгарды. ТРның атказанган мәдәният  хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, Татарстан журналистларының Хәсәен Ямашев исемендәге премиясенә, “Бәллүр каләм” призына лаек булды. Казанның 1000еллыгы медале, Татарстан Президентының рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларының һәм җәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014нче елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 1981 елдан Саба районы Советы депутаты итеп сайланды, “Бердәм Россия” партиясенең Саба җирле бүлекчәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Саба районы җирле үзидарә белән җитәкчелек итте. 2001 елдан Татарстан язучылар берлеге, СССР, Россия, Татарстан Журналистлары берлекләре әгъзасы булып торды.

2014нче елда Шәмәрдән бистәсе, 2015елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгат Нәҗмиев (вафатыннан соң) исеме бирелде.

Язучының район тормышына керткән зур хезмәте турында фикер алышынды.  Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге,  иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты.  Тарихчы, Ильдар Сафин аның турында төшерелгән видео язмалар белән уртаклашты. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре

Илсөя Билалова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*