tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров язучы Вахит Имамовның «Ерактагы якын туганнар» китабын тәкъдим итү чарасында катнашты
N4002
N4002

Данис Шакиров язучы Вахит Имамовның «Ерактагы якын туганнар» китабын тәкъдим итү чарасында катнашты

Бүген “Татмедиа”да халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның «Ерактагы якын туганнар» һәм «Кәнәфи» китапларын тәкъдим итү чарасы узды. Китап туенда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Индус Таһиров һ.б. мәртәбәле затлар катнашты.

Данис Шакиров үз чыгышында Вахит Имамовның “Ерактагы якын туганнар” китабы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән басылуы турында бәян итте. Шулай ук Татар конгрессы җитәкчесе язучыны тарих темасы буенча фән докторлары белән бәхәс алып бара алырлык сирәк әдипләрнең берсе булуын, ә әлеге китаптагы сәяхәтнамәләр  татар халкының тормышы белән кызыксынучы һәр татар кешесе өчен кызыклы булачагын ассызыклады.

“Кәнәфи” дип исемләнгән икенче китап исә «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 26 нчы кесә китабы.  Китапта урын алган шул исемдәге повесть узган гасырның 90 нчы еллары турында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*