tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Киров Җәмигъ мәчетендә бара торган төзекләндерү эшләре белән танышты
Васил Шәйхразыев Киров Җәмигъ мәчетендә бара торган төзекләндерү эшләре белән танышты

Васил Шәйхразыев Киров Җәмигъ мәчетендә бара торган төзекләндерү эшләре белән танышты

Бүген, 5 декабрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде. Ул биредә Киров Җәмигъ мәчетендә бара торган төзекләндерү эшләре белән танышты. Мәчетне төзекләндерү өчен Татарстан Республикасы тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде. 

Кировтагы Җәмигъ мәчете шәһәрнең үзәк һәм тарихи өлешендә урнашкан. 1909 елда М. Дружинин проекты буенча төзелгән мәчет Кировта мондый типтагы бердәнбер культ корылмасы булып тора. Мәчет каршында мәктәп эшли. 1911 ел мәгълүматларына караганда, мөселман мәктәбендә 39 укучы белем ала: 18 малай һәм 21 кыз. 1928 елда мәчеттә янгын була, манарасы янып бетә. 1930 еллар башында ябыла һәм 90 еллар уртасына кадәр мәчет буларак эшләми. Бинада төрле дәүләт учреждениеләре, мәсәлән, геологик разведка һәм хәтта фатирлар урнашкан.

Киров мөселман җәмгыяте бинаны 1996 елда гына кире кайтара ала, ул вакытта мәчетнең беренче каты гына бирелә. Дүрт елдан соң мөселманнар бөтен бинаны тулысынча ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*