tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров укучыларның РФ халыклары телләрендә тикшеренү конференциясендә чыгыш ясады
Данис Шакиров укучыларның РФ халыклары телләрендә тикшеренү конференциясендә чыгыш ясады

Данис Шакиров укучыларның РФ халыклары телләрендә тикшеренү конференциясендә чыгыш ясады

«2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның РФ халыклары телләрендә тикшеренү конференциясен үткәрә.

Конференциянең йомгаклау этабы 2022 елның 28 ноябрендә Казан шәһәре Совет районының 180 номерлы күппрофильле полилингваль гимназия базасында узды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул  конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Секцияләр 7 телдә оештырылды, укучылар чыгышларын жюри бәяләде. Аның составына Идел буе республикаларының өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасының милли-мәдәни автономияләре вәкилләре кертелгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*