tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Югра җирлеге Лангепас шәһәрендә “Дуслык җыры” фестивале узды
Югра җирлеге Лангепас шәһәрендә “Дуслык җыры” фестивале узды

Югра җирлеге Лангепас шәһәрендә “Дуслык җыры” фестивале узды

Югра җирлеге Лангепас шәһәрендә “Дуслык җыры” фестивале булып узды.

Низамова Роза, Лангепас шәһәре “Якташлар” татар ижтимагый оешмасы рәисе урынбасары:

– “Кичәге ял көнендә Югра җирендә татар – башкорт җырларыннан төзелгән “Дуслык җыры” дип аталган фестивалебезне бик күңелле итеп уткәреп җибәрдек. Фестиваль ел саен бервакытта уздырыла. Һава торышлары бик салкын булса да, тамашачылар ашкынып килделәр һәм җылы алкышларын буләк иттеләр. Дөньяда барган тынгысызлыкка басым ясап, фестивальне “Солдатлар” җыры белән башлап жибәрдек, нәни йолдызларыбыз илебезгә булган мәхәббәт хисләрен патриотик рухтагы шигырырь юллары белән аңлаттылар, бик дулкынландыргыч рухта чыгыш ясадылар. Ата – бабаларыбыз җырлаган “Шахта”, “Сарман” җырлары да яңг(ы)рады. Фестивалебезгә тирә – як шәһәр үзешчәннәре дә килгән иде. Түбән Варта шәһәреннән Фидалия Ибракова гаиләсе аеруча рәхмәтем зур. Шушы фестивальдә бер – беребез белән очрашу, милләттәшләрне очраштыру, таныштыру безнең өчен зур әһәмияткә ия. Ике тугандаш халык – татар һәм башкорт халкы һәрвакыт дус яшәсен. Халкыбыз кайда гына яшәсә дә үз теленә, үз моңына сусап яшәмәсен”- диде.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО – Югра

vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*