tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Россия Федерациясенең Дубайдагы Генераль консулы Олег Фомин белән очрашты
Данис Шакиров Россия Федерациясенең Дубайдагы Генераль консулы Олег Фомин белән очрашты

Данис Шакиров Россия Федерациясенең Дубайдагы Генераль консулы Олег Фомин белән очрашты

Бүген, 14 апрель көнне, Дубай шәһәрендә әһәмиятле эшлекле очрашу булып узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров һәм “Дуслык” Самара төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев Россия Федерациясенең Дубайдагы Генераль консулы Олег Фомин белән очраштылар.

Очрашу барышында яклар үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Генераль консул Олег Фомин кунакларны 9 май – Җиңү көне уңаеннан Дубайда узачак тантаналы чарада катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*