12нче апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе СВОга ярдәм итүче ханымнар, автотранспорт техникумы студентлары өчен Биләрдә экскурсия үткәрде. Катнашучылар тарихи урыннар белән танышып кайтты. Яшьләрнең Арбузов һәм Бутлеровның музей-йортларын күрү хыялы да чынга ашты.