tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Сәйяр” театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде
Данис Шакиров “Сәйяр” театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Данис Шакиров “Сәйяр” театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Сәхнә” һәм “Салават күпере” редакцияләре белән берлектә оештырылган «Сәйяр» балалар һәм яшьүсмерләрнең республикакүләм театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров , “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының актеры Фәнис Җиһанша, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм шулай ук әлеге министрлыкның Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова бүләкләделәр.

Данис Шакиров үз чыгышында әлеге фестивальнең татар телен һәм татар театр сәнгатен үстерү өчен мөһим булуын ассызыклады. “Киләсе елларда әлеге конкурсның географиясе тагын да киңәер дип өметләнәбез. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев фестивальне яңа югарылыкка күтәрү максатыннан Татарстан белән  генә чикләнмәскә кирәклеген белдерде. Шуңа күрә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты киләчәктә Россия регионнарындагы милләттәшләребезне дә шушы фестивальдә катнашырга чакырачак”, – дип сөйләде Татар конгрессы җитәкчесе.

Фестивальнең Гран-Присына Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе һәм Баулы районының 5нче номерлы” Бәләкәч” балалар бакчасы лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*