tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Чишмә районының Чертуш авылында әниләрне хөрмәтләделәр
Яңа Чишмә районының Чертуш авылында әниләрне хөрмәтләделәр

Яңа Чишмә районының Чертуш авылында әниләрне хөрмәтләделәр

Бүген Яңа Чишмә районының Чертуш авылы мәдәният йортында, “Ак калфак” оешмасы белән берлектә, Әниләр көне уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр хөрмәтенә “Әниемнең җылы кочагы” исемле бәйрәм кичәсе үткәрдек.

Кичәгә Шахмай авылыннан Мостафина Альмира, кызы Ләйлә, Чертуш авылыннан Хәлиуллина Галия улы Нияз һәм Чаллы башы авылыннан Ильязова Фәридә кызы Иркә белән чакырылган иде. Алар өчен “Хатирә” фольклор төркеме,”Кояшкай “бию төркеме, Хәйруллиннар гаилә дуэты, “Хозур” бию төркеме, Мостафина Миңсылу, Хәйруллина Флүзә, Хәлиуллина Сания башкаруында концерт күрсәтелде. Шулай ук, “Әнием куллары ” исемле күргәзмә дә оештырылган иде.

                          Рәмзия Мусина

Яңа Чишмә районы 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*