Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров Түбән Вартовск шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул 2021нче елда узачак Федераль Сабантуйның оештыру комитеты утырышында катнашты.
Эшлекле сәфәр кысаларында Д.Ф. Шакиров Түбән Вартовск шәһәренең 1нче лицее белән дә танышты. Мәктәп директоры белдергәнчә, уку йортында татар теле һәм әдәбиятын укыту планлаштырылган.