tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа музейда Каюм Насыйриның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары да урын ала
Яңа музейда Каюм Насыйриның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары да урын ала

Яңа музейда Каюм Насыйриның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары да урын ала

Каюм Насыйриның 196 еллыгы уңаеннан Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылында тантаналы чаралар оештырылачак.

20 февраль көнне 10 сәгатьтә Кече Шырданда күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Кадыйр кызы Ганиева хөрмәтенә, туган нигезендә истәлек тактасын ачу тантанасы узачак. Тантанага галимәнең укучылары, авылдашлары киләчәк, ди оештыручылар.

Шул ук көнне 11 сәгатьтә – татарның бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри исемендәге өр-яңа музей-китапханә үз ишекләрен ачачак. Авыл халкы әлеге китапханәгә китаплар һәм музей экспонатларын төрле җирләрдән туплады. Биредә Насыйриның үзе исән чагында нәшер ителгән сирәк басмалары да урын ала.

Шулай ук, 20 февральдә 14.00 сәгатьтә – авыл клубында К.Насыйриның 196 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узачак. Биредә К.Насыйри мирасына багышланган әдәби бәйге җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү тантанасы оештырыла.

Мөршидә Кыямова
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*