tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Ярославль өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Шабалин белән очрашты
Данис Шакиров Ярославль өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Шабалин белән очрашты

Данис Шакиров Ярославль өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Шабалин белән очрашты

Бүген Ярославль өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ярославль өлкәсе Губернаторы урынбасары Андрей Шабалин белән очрашты. Очрашу барышында җитәкчеләр татар телен, мәдәниятен һәм сәнгатен саклау һәм үстерү буенча ярдәм итү мәсьәләләре һәм чаралары турында фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Ярославль өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ясәви Хаҗипов та катнашты.
Бүгенге көндә Ярославль өлкәсендә 5 меңгә якын татар яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*