tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ярославль шәһәрендә Үзәк федераль округка кергән татар оешмалары активы очрашты
Ярославль шәһәрендә Үзәк федераль округка кергән татар оешмалары активы очрашты

Ярославль шәһәрендә Үзәк федераль округка кергән татар оешмалары активы очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Ярославль өлкәсенә сәфәре барышында, Үзәк федераль округка кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Утырыш “Татарлар: гамәл Стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Данис Шакиров милләттәшләребезне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2020 нче елда уздырылган чаралар хакында сөйләде. Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, “Татарча диктант” акциясе, “Татар кызы”, “Җәлил укулары” кебек бәйгеләрнең географиясе елдан-ел киңәя. “Татарча диктант” акциясендә катнашучылар санын быел бер миллионга кадәр җиткерү максат итеп куела. Шуңа да Башкарма комитет җитәкчесе милләттәшләребезне актив булырга өндәде.

Очрашуда быелгы мөһим чаралар хакында да сөйләштеләр. Март аенда Россия татар авыллары эшмәкәрләре форумы, ә апрельдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җыенын уздыру планлаштырыла. Татар оешмалары җитәкчеләре аларга әзерлек хакында фикер алышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*