tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Үзбәкстан Республикасында яшәүче милләттәшләребез белән очрашты
Данис Шакиров Үзбәкстан Республикасында яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Данис Шакиров Үзбәкстан Республикасында яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Үзбәкстан Республикасында.

Бүген биредә татарлар белән очрашу узды. Башкарма комитет җитәкчесе милләттәшләребезне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшү уздырды.

Биредә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар, Бөтендөнья татар конгрессының 30 -еллыгы һәм бу уңайдан үткәреләчәк съезд хакында сүз барды.

Ташкент шәһәрендәге татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе рәисе Ришат Нәбиуллин татар үзәгенең 30- еллыгына әзерлек чаралары һәм оешманың эшчәнлеге хакында мәгълүмат бирде. Монда татар теле курслары үткәрелә, яшьләр белән актив  эшчәнлек алып барыла һ.б.

Татарстан Республикасы вәкиллегендә узган очрашуда Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин үзенең истәлек- хатирәләре белән уртаклашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*