tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында «Жырлыйк әле» шоу-программасы үткәрелде
Саба районында «Жырлыйк әле» шоу-программасы үткәрелде

Саба районында «Жырлыйк әле» шоу-программасы үткәрелде

20 нче март көнне Саба районы Килдебәк авыл мәдәният йорты, китапханәсе, Туктар авыл клубы һәм китапханәсе, Мәртен авыл клубы хезмәткәрләре  үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән  Урта Саба авыл клубында “Җырлыйк әле” дип исемләнгән татарча музыкаль шоу-программа үткәрделәр.

Катнашучылар музыка композицияләрне белүдә үзара көч сынаштылар һәм үзләренең вокал буенча сәләтләрен күрсәттеләр. Программа өч этапта  уен формасында үтте. Һәр этапта төрле буын вәкилләре катнашты. Программаның мөһимлеге шунда ки, катнашучылар халык җырларын тере тавышка башкардылар. Шоу-программа  тамашачыга бик ошады һәм аларда халык җырларына зур кызыксыну уятты.

saby.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*