tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында шагыйрә Рәзинә Насыйбуллинаның “Зәңгәр Ыгым хыялымда ” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды
Тукай районында шагыйрә Рәзинә Насыйбуллинаның “Зәңгәр Ыгым хыялымда ” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды

Тукай районында шагыйрә Рәзинә Насыйбуллинаның “Зәңгәр Ыгым хыялымда ” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды

19 нчы март көнне Тукай районы Боерган авылы җирлеге “Акчарлак” мәдәни ял үзәгендә ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәзинә Насыйбуллинаның “Зәңгәр Ыгым хыялымда ” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды.

Кичәдә хөрмәтле кунаклар-Татарстан Республикасының язучылар берлеге рәисе урынбасары, Яр Чаллы язучылар берлеге рәисе, язучы, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Миңнемөхәммәт улы Сафин, Рәсәй һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Тукай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рашат Фаесханович Файзрахманов , ТР атказанган мәдәният хезмәткәре,

Яр Чаллы шәһәренең мактаулы кешесе Гөлзадә Мөхәммәт кызы Рзаевалар катнаштылар. Рәзинә Мәсгутовнаның татар журналистикасындагы 41 елның 25 елы Тукай районы һәм аның хезмәт сөючән халкы белән бәйләнгән. Шушы гомер эчендә “Якты юл” газетасы битләрендә авылның шатлыгын-куанычын да, проблемаларын да яктырткан меңләгән зарисовкалары, басу түреннән кайнар репортажлары, очерклары, тәнкыйть мәкаләләре дөнья күргән. Тукайлылар бүген дә алтын каләмле журналистны рәхмәт хисләре белән искә алалар. Автор “Җир уллары” шигырен сөйләгәндә авылдашлары түзмәделәр, бу шигырне аягүрә басып тыңладылар. Шагыйрәнең классташлары, курсташлары, туганнары, дуслары, барлык авыл халкы бәйрәмдә рәхәтләнеп Рәзинә Насыйбуллина сүзләренә язылган җырларны танылган җырчылар башкаруында тыңладылар.

“Яран гөл” фольклор ансамбле авторның “Кып-кызыл җәй иде” поэмасын сәхнәләштереп халыкка тәкъдим итте.Рәзинә ханымның “Без- Тукайлы халык” шигырен кеше күңеленә үтәрлек итеп  Гөлсәрия Сәхәбиева сөйләде. Китап турында гаҗәеп матур фикерләр дә әйтелде,чынлап та халык хәтерен китап саклый икән бит!

Автор залда утырган барлык китап сөючеләргә бүләк итеп үзенең китапларын таратты.

https://tukay.tatarstan.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*