tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда кулъязма Коръәннең бер җүзе язылып бетте
Казанда кулъязма Коръәннең бер җүзе язылып бетте

Казанда кулъязма Коръәннең бер җүзе язылып бетте

Татарстан мөфтиятенең кулъязма Коръән язу буенча проектының беренче этабы тәмамланды – каллиграф мүсхәфнең бер җүзен, ягъни Коръән текстының 1/30 өлешен язды. Әлеге эшне башкарып чыгу өчен каллиграфның 70 көн вакыты китте. Иң беренче булып Коръәннең соңгы 30нчы җүзе язылды. Шулай итеп, яңа мүсхәф өчен 20 бит әзер дигән сүз.

Каллиграф Артур Писаренко сүзләренчә, Коръәннең соңгы өлеше башка җүзләрне язудан иң авыры санала. Чөнки соңгы җүз үз эченә, башка җүзләр белән чагыштырганда иң күп һәм иң кыска сүрәләрне һәм аятьләрне ала. 30 җүз 78 нче “Ән-Нәбә” исемле сүрәдән башлана, 36 сүрәдән, ягъни 564 аятьтән тора. Шунысы да мөһим: хафизлар Коръәнне ятлауны соңгы җүздән башлый. Сүрәләрнең күп булуы таркиб ясауны (ягъни юлларда һәм биттә хәрефләр һәм сүзләрнең композицион урнаштыруны) һәм соңыннан хәреф һәм кушылмаларның формаларын исәпләүне катлауландыра.

Казан каллиграфы 30нчы җүз өстендә 12 гыйнвардан 22нче мартка кадәр эшләде. Эшләү дәверендә, язудан кала, тагын техник әзерлек, язылган битләрне программада электрон нөсхәгә күчерү, экспертлар комиссиясенә тапшыру һәм аларның төзәтмәләрен кертү мәшәкатьләре өстәлде.

Алга таба каллиграф алдында Коръәннең беренче җүзен, ягъни беренче “Фатиха” сүрәсеннән башлап икенче “Бәкара” сүрәсенең 241 аятенә кадәр язу максаты тора.

Исегезгә төшерәбез, Россия мөфтиләренең хәер-фатихасы белән Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуга керешү тантанасы 12нче гыйнвар көнне Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә үткәрелгән иде. Коръәннең кулъязма мүсхәфен әзерләү эшен башкарып чыгу өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 12 белгечтән торган үз җитәкчелегендәге экспертлар комиссиясен туплады. Экспертлар рәтендә – Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде. Әлеге галимнең моңа охшаган проект белән идарә итү тәҗрибәсе бар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*