Әдәбият галиме, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина бөек казах мәгърифәтчесе Абайның татар мөгаллименнән дәрес алган дигән фараз булуын әйтте. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Фәннәр академиясендә Абай Кунанбаевның 175 еллыгына багышланган конференциядә сөйләде.
«Абайның татар мөгаллименнән дәрес алган дигән фараз бар, ләкин аны әле исбатларга кирәк. Ул казах телендә иҗат иткән. Абай чиста этник казах. Аны татар әдәбиятына кертеп булмый. Шул ук вакытта, Абай күтәргән идеяләр татар дөньясында күтәрелгән идеялар белән аваздаш. Абайның фәлсәфәсе, дөньяга карашы татар мәгърифәтчеләре фәлсәфәсе белән уртак», — диде Дания Заһидуллина.
«Төрки халыкларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Абай иҗаты» халыкара фәнни-гамәли конференция Казахстанның мөстәкыйльлек көне уңаеннан оештырылган. Галим фикеренчә, бу юкка гына түгел. Мәгърифәтчелек хәрәкәте төрки халыкларга үсәр, камилләшер, милли үзаңын билгеләр өчен этәргеч биргән. Абайның иҗаты төрки халыкларның алтын чорына да, аннан соңгы хәрәкәткә дә бик зур йогынты ясаган.
«Бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗәни „Кем син, татар?“ дип эндәшкән кебек, казахларның бөек мәгърифәтчесе үз халкына „Сез белем тупларга, үзгәрергә, камилләшергә тиеш“, — дип эндәшкән. Алар мәгълүматлы, белемле, фикерле шәхесләр буларак, тормышның төрле өлкәләренә йогынты ясаган. Без бүген шушы мәсьәләләр турында сөйләшәбез», — диде Дания Заһидуллина.
Әлеге халыкара конференция Казахстанда, төрки дөньяда, төрле илләрдә барган Абайның юбилеен йомгаклаучы чара дип аңлата оештыручылар. Ул символик әһәмияткә ия һәм Казахстан белән Татарстан арасындагы дуслыкның тагын бер дәлиле булып тора.
Татарстан Фәннәр академиясендә күренекле казах язучысы, мәгърифәтчесе, философы Абай Кунанбаевның 175 еллыгына багышланган һәм төрки халыкларның мәгърифәтчелек хәрәкәте мәсьәләләрен күтәргән халыкара конференция узды. Конференциянең оештыручылары булып Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казандагы Казахстан генераль консуллыгы һәм Лев Гумилев исемендәге Казахстан милли университеты тора.
Рифат Каюмов
tatar-inform