tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә каһарманнарны хөрмәтләделәр
Түбән Новгород өлкәсендә каһарманнарны хөрмәтләделәр

Түбән Новгород өлкәсендә каһарманнарны хөрмәтләделәр

2014 елдан башлап Россиядә 3 декабрь Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Бөек Җиңүнең 25 еллыгы билгеләнгән 1966 елның 3 декабрендә билгесез солдат көле Мәскәү янындагы Ленинград шоссесының 41нче чакрымындагы туганнар каберлегеннән Александр бакчасы территориясенә китерелә. 1967 елда биредә Мәңгелек ут кабына һәм “Билгесез солдат кабере” мемориаль комплексы ачыла. Әмма Бөек Җиңүнең 75 еллыгында да яу кырында башларын салган бик күп геройларыбызның каберләре кайда икәнлекләре билгеле түгел. Ватанны саклаучыларны эзләү һәм билгесез һәм хәбәрсез югалган кешеләрне билгеләү буенча эш әле дә дәвам итә. Россия Оборона министрлыгы белгечләре һәм волонтерлар оештырган эзләнү экспедицияләре һәм архив документларын җентекләп өйрәнү сугыш вакытында һәлак булганнарның язмышын ачыкларга мөмкинлек бирә.

“Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады” дигән горур яңгырый торган сүзләр әлеге истәлекле көннең символына әверелде. Бәйрәм хөрмәтенә бөтен ил буенча, шул исәптән безнең төбәк татар авылларында да бу көнне төрле истәлекле һәм тантаналы чаралар, ветераннар, хәрби хезмәткәрләр, хакимият, һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында һәлак булган сугышчылар һәм хәрби каберлекләргә чәчәкләр салу тантанасы уза.

3 декабрьдә, суык һава торышына карамастан, Түбән Новгород өлкәсендәге Уразавылның “Патриот” паркында да Билгесез солдат көненә багышланган тантаналы митинг узды. Чарада район башлыгы Ринат Жалялов, аның урынбасары Илдар Садретдинов, районның хәрби комиссары Андрей Бандурин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафат Абитов катнашты. Алар уразавыллылар белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

– Бу дата дәүләтебез һәм җәмгыятебезнең ватан өчен башын салган, исеме билгесез булса да, мәңгегә безнең хәтерләрдә сакланучы билгесез солдат батырлыгына карата мөнәсәбәтен чагылдыра. Һәлак булган дип саналган солдатларның барысының да күмелгән урыннары билгеле түгел. Бүгенге көнгәчә Россия һәм чит илләр территорияләрендә ватанны саклаган, әмма гәүдәләре җир куенына иңдерелмәгән билгесез сугышчыларның мәетләре ята. Без алар алдында баш иябез. Алар илне саклап калдылар һәм яшь буын өчен батырлык үрнәге булып торалар, – диде Ринат Равил улы.

Ринат СӨННӘТОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*