tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булганына шөкер итеп
Булганына шөкер итеп

Булганына шөкер итеп

Аны кайчан гына очратсаң да, һәрвакыт ачык йөз белән исәнләшеп, үз итеп
сөйләшә. Шатлыгың булса шатлыгыңны, кайгың булса кайгыңны уртаклаша, җор
сүзләре белән күңелне күтәрә. Әмма кеше хәлен күп белсә дә, бар да
эчендә кала. Шушы матур сыйфатлары өчен Аджим төбәгендә аны бик күпләр
хөрмәт итә. Татарлар якын итеп «Клава», «Клава апа», ә руслар «Клавдия
Егоровна» дип дәшә. Аның белән сөйләшкәндә, бу мөлаем хатын дөньяда бик
рәхәт, уен-көлке белән гомер кичергән дип уйлыйсың. Ә чынында аның
күргәннәре, башыннан кичкәннәре китап итеп язарлык.

90 яшен тутыручы Клавдия әбиебез Григорьева Киров өлкәсендәге Носла авылыннан. Аңа алты ай вакытта әтиләре вафат була, ике кыз бала аналары җилкәсендә кала. Әтисез баланың башлангыч мәктәптә уку еллары да авыр сугыш вакытына туры килә,
алар гаиләсе бик фәкыйрьлектә яши.

– Иртән укырга мәктәпкә барам, аннан кайткач, хәер сорашырга дип, Чутай,
Шөңшеңәр, Диреш авылларына чыгып йөгерә идем. Татар бәйрәме җитсә –
татар авылында, рус бәйрәмнәрендә рус авылларында булдым, – дип балалык
елларын искә алганда Клава апаның күзләре яшьләнде. Мин дә аның
сөйләгәннәрен тыныч кына тыңлый алмадым, йөрәгем сыкранды.

– Башлангыч мәктәпне тәмамлагач та колхозда эшли башладым. Син яшь дип
тормадылар, төрле эшкә куштылар. Борчак ашап, борчак чаптым. Урак
өстендә төшке ашыбыз гел басуда, борчак, ашлык башакларын уып ашадык. Ул
вакытларда бераз тернәкләнерлек була. Үлән ашап, үлән чапкан чаклар да
күп булды.

Тормыш күпме генә авыр булса да, яшәргә тырыштык, яшь чагында
авырлыкларны җиңелрәк кичерәсең икән. Берничә кыш Канамаш, Никольскийда
урман кистек. Никольский урманында бик төз наратлар үскән, аларны
телеграмм баганасына кистек. Менә шунда:

«Телеграмм баганасы
Олы юлга маяк ул.
Сагынасыңмы, дип сорыйлар,
Сагынмаган кая ул»,
– дип җырлый торган идек.

Көне буе тирән кар ерып урман кистем, аннан кайткач фатир хуҗаларына
ярыйм дип, аларның эшләрен эшләдем. Шуңа алар да мине үз иттеләр, бераз
булса да тамагымны туйдырдылар, – дип авыр сулап куйды Клава апа.

Никольскийда урман кискәндә, кич утырып, Клава чабата ясарга өйрәнә.

Никольский халкы ул елларда бу һөнәр белән дан тота. Кеше ял иткәндә
Клава урманда юкә кабыгы әзерли, төннәрен чабата ясый. Яшь кызның
көн-төн эшләвенә аптыраган хуҗа хатын: “Клава, синең йөрәгең икеме әллә?
– дип сорый.

Тырышлыгы аркасында ул чын чабатачыга әйләнә, урман эшеннән кайтканда
өйдәгеләренә зур бүләк – чабаталар алып кайта.

– Ул чабаталарны күргәч әниемнең сөенгәннәре. Берсен шунда ук аягына
киде, икенчесен, кибеткә менгәндә генә киярмен дип, бүлмәгә чыгарып элеп
куйды, – дип көлеп җибәрде Клава апа. – Бервакыт бер капчык чабата
күтәреп кайткач, Клава урманнан баеп кайткан, дип көнләшүчеләр дә булды.

Ул чабаталардан күршеләргә дә өлеш чыгардым. Шуннан авылда “Клава
чабаталары” дигән мактаулы сүзләр таралды. Соңрак бу һөнәргә өйрәнергә
теләүчеләр күп булды.

Еллар уза тора. Яшь кызга бозаулар карауны тапшыралар. Җәен аларны
көтүдә йөртә, кышын фермада тәрбияли. Аннан дүрт ел буе атлар карый.

– Сугыштан соңгы ярлы еллар. Бөтен авыр эш атлар өстендә, җитмәсә, азыгы
да түбәләрдән төшергән ярымчерек арыш саламы. Кышын ашатырга бөтенләй
бетте, атлар күтәрәмгә калды. Конюшняда атларның муеннарыннан кочып
елыйм да, йөрәгем әрнүен басар өчен кычкырып җырлап җибәрә идем, – дип
Клава апабыз тагын моңсуланып куйды.

Илленче еллар башында Клава авыл егетенә кияүгә чыга. Бу елларда ул ат
белән колхоз фермасыннан Кәлнә май заводына сөт ташый. Сөт бидоннарын
кышын ат чанасына, җәен ат арбасына төйи, бушата, аларны юа.

Инде тормышлар рәтләнә генә дигәндә, алар гаиләсенә тагын зур кайгы
килә. 1960 елның декабрь башында төнлә ут чыгып өйләре, каралты-куралары
янып бетә. Янгыннан соң әнисе, җиде яшьлек улы белән Малмыжга төшеп
апасында яши башлыйлар.

– Минем гаилә тормышым бик уңышсыз булды. Иремнең холкы бик начар иде.
Янгын аннан аерылуны тизләтте генә бугай, без бөтенләйгә аерылыштык, –
дип, ул күңелсез елларны исенә алды.

Малмыжда төрле оешмаларда эшләгәннән соң, 1966 елның маенда “Аджим”
совхозының Исәй авылына килеп урнаша. Башта үзе генә килә, фатир алгач
улын һәм әнисен үзе янына алып килә. Әнисе аның белән егерме елга якын
яшәде, кадер-хөрмәттә булды һәм Клава апа аны зурлап соңгы юлга озатты.

Клава апа егерме ике ел буе Исәй фермасында савымчы булып эшләп, зур
уңышларга иреште, хөрмәт казанды. Ул елларда совхозда гына түгел, район
савымчылары арасында да алдынгылардан саналды, аның фоторәсемен еш кына
район газеты битләрендә күрергә була иде. Ел саен совхозның кыйммәтле
бүләкләре белән бүләкләнде. Шулар өстенә “В.И.Ленинның 100 еллыгы”
медале, “СССР халык хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары өчен” ВДНХның
бронза медале, “Социалистик ярыш җиңүчесе значогы белән бүләкләнгән һәм
аңа “Тугызынчы бишьеллык ударнигы” дигән мактаулы исем бирелгән. Болар
янына “Бөек Җиңү”нең юбилей медалләрен дә өстәсәк Клава апаның
күкрәгендә урын да калмый.

Гомер буе авыр эшләрдә эшләгән Клава апа, лаеклы ялга чыктым дип, өендә
утыр- мады. Бераз ял иткәннән соң аны тагын эшкә чакырып килделәр. Ул
карышмады, тагын биш ел таналар карады, аннан бригада конторында
җыештыручы булып эшләде. Әле алай гына да түгел, урып-җыю вакытында
ашлык амбарында бик кирәкле эшче, бригада эшчеләре әйткәндәй, амбар
мөдиренең уң кулы булды. Спектакльдәге Әлмәндәр картка тиңләрлек кеше ул
безнең Клава апа.

Улы Вячеславка белем алырга да булышты. Улы Уржум зооветтехникумын
тәмамлагач бик күп еллар Мичурин исемендәге колхозда баш ветврач булып
эшләде. Үз гаиләсендә балалар үстерде.

Клава апага: “Хәзерге тормышыңнан канәгатьме?” – дигән сорау бирдем.
“Канәгать, биргәненә шөкер итәм. Хәзер күпләр сукранырга ярата, авыр
диләр, рәхәтлек-шатлыкларны да тоя белмиләр. Кайберсенә, бер ай, бер
атна гына минем элеккеге тормышымда яшәп карасагыз, хәзерге тормыштан
зарланмас идегез дим. Менә монда – Исәйгә килгәч кенә чын тормышым
башланды. Без картларга нәрсә кирәк хәзер? Мин зарланып яшәргә
яратмадым, үз күңелемне үзем күтәрдем һәм башкаларга да булыштым.

Елыйсым килгәндә җырладым, шаулатып гөсләдә уйнадым. Минем баштан
кичкәннәргә берәү булса, тилерер иде. Кайгым булса, кешеләр янына
бардым, аралаштык, көлештек, кайгыларны тараттык. Әле хәзер дә
бирешмим”, – диде Клава апа көлемсерәп.

Элегрәк очрашкан вакытларда Клава апа гөслә тавышларын яңгырата иде.
Аның уйнавында Нослалар гына җырлый торган  “Озын көйнең кыскасы” бигрәк
тә күңелдә калды. Ләкин бу юлы уйнамады, каяндыр килгән фольклорчылар
гөсләсен алып киткәннәр. “Файдасын күрегез, гөсләм озак яшәсен, дип
бирдем”, – диде.

Шушы көннәрдә Клава апага 90 яшь тулды. Без аны олуг юбилее белән
котлап, тазалык, исәнлек-саулык, бә- хетле гомер телибез. Үзең
әйткәндәй, бирешмә әле Клава апа, әле җырласы җырларың бетмәгәндер.

Эдуард ИСЛАМОВ,
Аджим төбәгенең
ветераннар оешмасы җитәкчесе
“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*