29, 30 октябрь көннәрендә «Әкият» курчак театрының Зур сәхнәсендә Нәкый Исәнбәт әкиятенә нигезләнеп куелган «Мырау батыр» спектакленең премьерасы булачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Илгиз Зәйниев. Рәссам – Екатерина Спиридонова. Композитор – Миләүшә Хәйруллина.
Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында чыга.