tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Эл Республикасында татар телендә “Якташлар” газетасы чыга башлады
Мари Эл Республикасында татар телендә “Якташлар” газетасы чыга башлады

Мари Эл Республикасында татар телендә “Якташлар” газетасы чыга башлады

“Якташлар” газетасының беренче саны дөнья күрде. Басманың баш мөхәррире – тәҗрибәле татар журналисты Фәнил Мусин. Газетаның учредителе дә Фәнил Мусин үзе.

“Якташлар” ның тәүге саны 999 тираж белән чыкты. Төп максаты – туган
телебезне, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне саклау. Басмада Мари Эл татарлары
тормышына кагылышлы кызыклы язмалар урын алачак. Шулай ук спорт, мәдәният, ислам дине, республикадагы татар авыллары тарихы, татар дөньясы яңалыклары турында укырга мөмкин булыр, дип вәгъдә итә баш мөхәррир.

Газетаның беренче санында татар дөньясында соңгы вакытта булган “Милләт Җыены”, Төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы, “Татар кызы” конкурсы кебек мөһим вакыйгалар хакында мәкаләләр тәкъдим ителә. Татар авылларын саклап калу проблемасы да күтәрелә.

“Якташлар” газетасының озын гомерле булуын, куелган максатларына ирешүен һәм татар дөньясында үз урынын алуын телибез.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*