tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге 2021 елның алты ае эчендә халыктан 5000 мөрәҗәгать кабул итте
«Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге 2021 елның алты ае эчендә халыктан 5000 мөрәҗәгать кабул итте

«Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге 2021 елның алты ае эчендә халыктан 5000 мөрәҗәгать кабул итте

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге шәригать белгечләре 2021 елның беренче яртыеллыгында 5 000 сорауга җавап бирде. Мөрәҗәгатьләр Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкорстан республикаларыннан, Чиләбе, Омск, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән, Кабарда-Балкариядән, Төмәннән һ.б. төбәкләрдән, шулай ук Кыргызстаннан килде. Call-үзәк операторлары халыктан татар, рус, гарәп, төрек һ.б. телләрдә кергән мөрәҗәгатьләргә җавап бирде. Әйтергә кирәк, быел сорауларга телефон аша телдән генә түгел, башка элемтә ысуллары белән дә җавап бирелде. Мисал өчен, белгечләр 2000-гә якын шалтырату кабул итсә, SMS-хәбәрләр, ватсап һәм электрон почта аша да язмача 3 000 аңлатма бирде. Үзәккә мөрәҗәгать итүчеләрне күбенсенчә намаз, ураза, зәкят, хаҗ, иман мәсьәләләре, ислам финанслары, төрле финанс продуктлары, челтәрле маркетинг, иминиятләштерү, бизнес алып бару, килешүләр төзү, никах, талак буенча сораулар кызыксындырды.
Татарстан мөфтиятенең «Даруль-ифта» сall-үзәге ил күләмендә шалтыратулар эшкәртү буенча бушлай федераль номерлы беренче мөселман үзәге булып тора. Белгечләр бер айга уртача 830 шалтыратуга җавап бирергә өлгерә, бу исә бер көнгә 37 ләп мөрәҗәгатьне карау дигән сүз. Телефоннан консультация бирү якынча 2-3 минутны тәшкил итә.
«Даруль-ифта» – шәригатьнең теге яки бу мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирү өчен Татарстан мөфтияте тарафыннан махсус булдырылган күпканаллы call-үзәк. Теләге булган һәркем эш көннәрендә сәгать 10.00нан 16.00га кадәр 8 800 222 7667 номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап алырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*