tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә узучы Сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар
Мөслимдә узучы Сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар

Мөслимдә узучы Сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырдылар

Бүген Татарстанның Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе старт алды. Көннең беренче яртысында милләттәшләребез Мөслим белән танышты. Биредә кунакларга мавыктыргыч экскурсия әзерләгәннәр. Маршрут заманча җиһазландырылган китапханә, музей, мәдәният йорты, “Курай” балалар бакчасы белән танышудан торды.

Көннең икенче яртысында милләттәшләребез бәйрәм концертын карады. Бер-бер артлы матур чыгышлар белән үрелеп барган чара дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Мөслим районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗановка бирелде.

Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов бүләкләнделәр.

Туган телебезне, татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерүгә багышланган хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Төзекләндерү һәм яшелләндерү участогы башлыгы Рузилә Байрханова, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Советының Оештыру бүлеге җитәкчесе Айгөл Сафина, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим муниципаль районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушан Солтанов, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, Ветераннар, инвалидлар, аз керемле һәм диндар кешеләргә ярдәм күрсәтүче Казан шәһәренең «Такбир» Татарстан иҗтимагый хәйрия фонды президенты Дамир Хәйретдинов, Татарстан Республикасы Мөслим районының «АгроЛидер» кулланучылар кооперативы рәисе Ирек Хәмәдишин бүләкләнделәр.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*