tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XI Бөтенроссия авыл Сабан туе өчен 1 ай элек Сабантуй сөлгеләре чигү бәйгесе үткәрелде
XI Бөтенроссия авыл Сабан туе өчен 1 ай элек Сабантуй сөлгеләре чигү бәйгесе үткәрелде

XI Бөтенроссия авыл Сабан туе өчен 1 ай элек Сабантуй сөлгеләре чигү бәйгесе үткәрелде

Мөслим җирлеге буенча XI Бөтенроссия авыл Сабан туе өчен 1 ай элек Ирек Хәмәдишин тәкъдиме белән Сабантуй сөлгеләре чигү бәйгесе үткәрелде. 32 чигелгән сөлге арасыннан 6 җиңүче билгеләнде һәм аларга бүләкләрне Мөслим районының “Агролидер” кулланучылар кооперативы рәисе Ирек Хәмәдишин, Чувашия Республикасында яшәүче шәхси эшмәкәр Равил Лотфуллин, Мамадышта яшәүче “Фермер” кулланучылар кооперативы җитәкчесе Марс Юнысов әзерләде.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев һәм Мөслим районының “Агролидер” кулланучылар кооперативы рәисе Ирек Шакирҗан улы Хәмәдишин бүләкләделәр.

1 урын

  1. Латыйпова Айсылу Газинур кызы;
  2. Ильина Елена Владимир кызы.

2 урын

  1. Фассахова Гөлнур Наил кызы;
  2. Латыйпова Инзилә Гизетдин кызы.

3 урын

  1. Демидова Наилә Сәгъдетдин кызы;
  2. Шагалиева Зөлфия Мирзанур кызы.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, бу сөлгеләр иртәгә Сабантуй батырларына бүләк ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*