tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туеның рәсми ачылышы була
Бүген Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туеның рәсми ачылышы була

Бүген Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туеның рәсми ачылышы була

Бүген, 3 июньдә, Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туеның рәсми ачылышы була. Кичә илебезнең 40тан артык төбәгеннән килгән делегатларны теркәү узды. Кичке концерт барышында Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды. Аларны ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.

Бүгенге көн программасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзе, дәүләт бүләкләрен тапшыру, театральләштерелгән тамаша, милли уеннар, спорт ярышлары һ.б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*