tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга районына «Рәссам белән бер көн» проекты тормышка ашырылды
Алабуга районына «Рәссам белән бер көн» проекты тормышка ашырылды

Алабуга районына «Рәссам белән бер көн» проекты тормышка ашырылды

Узган «эшлекле сишәмбе» киңәшмәсендә җитәкчеләргә «Рәссам белән бер көн» белем бирү проектын тәкъдим иттеләр. Чарада катнашу өчен, Россиянең төрле шәһәрләреннән − Череповец, Әлмәт, Чистайдан рәссамнар килгән иде. Проектта Россиянең генә түгел, Кыргызстан рәссамнары да катнашты.
Әлеге проект әгъзалары карары белән Алабуга районы башлыгы фондына 15 картина тапшырылды. Картиналарны ТР Рәссамнар Советы рәисе Альберт Шиабиев бүләк итте. Ул Рөстәм Нуриевның проектка күрсәтелгән ярдәмен югары бәяләде.
Ун көн дәвамында 19 рәссам Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укучылары белән турыдан-туры аралаша алды.
− Әгәр проект ел саен булса, бу үсеп килүче буын, рәссамнар һәм Алабуга районы өчен зур эш булачак, — диде Альберт Шиабиев.
«Рәссам белән бер көн» белем бирү проекты Алабугада гына түгел, бөтен Татарстанда беренче тапкыр үткәрелә. Мондый форматтагы чара урам күргәзмәләре һәм рәссамнарның Алабуга урамнарында эшләве аркасында бөтен илдән рәссамнар, студентлар һәм туристларны җәлеп итү урынына әйләнде. Рәссамнар Алабуга җирендә бик күп этюдлар һәм тулы кыйммәтле картиналар яздылар, шулай ук Алабуга шәһәрчегендә мастер-класслар үткәрделәр һәм монда үз картиналарыннан күргәзмә ясадылар.

alabuganury.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*