tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Туймазы районында “Җырлыйк әле!” фестивале ачылышында катнашты
Данис Шакиров Туймазы районында “Җырлыйк әле!” фестивале ачылышында катнашты

Данис Шакиров Туймазы районында “Җырлыйк әле!” фестивале ачылышында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров, Башкортстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Туймазы районында “Җырлыйк әле!” узешчән фольклор ансамбльләрнең төбәкара фестиваль-конкурсы ачылышында катнашы. Бирегә шулай ук  “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова килде.

Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

Шулай ук, тантаналы ачылышта Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары һәм медальләре тапшырылды. Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Люция Вафина конгрессның Рәхмәт хатына лаек булды.

Фестивальдә төрле төбәкләрдән һәм районнардан килгән сәнгать осталары чыгыш ясадылар, моңлы халык җырлары белән матур җәйге көнне бизәделәр.

Башкарма комитет җитәкчесе җиңүчкләрне бүләкләде. Бүгенге көннең җиңүчесе – Татарстанның Азнакай районыннан килгән “Ихлас” ансамбленә фестивальнең дипломы тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*