Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Республика күләмендә уздырыла торган “Шәҗәрәм” конкурсы узды. Быел ул 4 нче тапкыр оештырылды.
Татар мәдәнияте үзәге аны ел саен Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары оешмасы, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә уздыра.
Татар шәҗәрәләрен өйрәнүдә мәшһүр дин әһелләре һәм галимнәребез Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин традицияләрен хәзерге заманда дәвам итүче, аны фән дөньясында дөньякүләм күтәрүче, меңьеллык татар тарихын бүгенге көн белән тоташтыручы шәхесләр бар. Шуларның берсе шәҗәрәләр төзүче әдәбият галиме Нәҗип Исмәгыйлев төрки дөнья мәйданында танылган рәссам-хаттат жюри рәисе булды. Шулай ук тарихчы-галим Марсель Әхмәтҗановның шәкерте, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, рәссам Әлфия Нурхәмитова, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех жюри әгъзалары иде.
Иң элек чараны алып барган, Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары оешмасы рәисе Алсу Нәбиеваның котлауларын җиткерде.
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә күп кенә шәҗәрәләр саклана. Әлки районына караган зур шәҗәрә бар. Аны Татарстанның атказанган икътисадчысы Мансур Ганиев бүләк иткән иде. Шулай ук Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Абдулла Алиш һәм башка шәхесләрнең нәсел агачлары үзәк диварларын бизи.
Конкурска 30 га якын эш кабул ителде. Киров өлкәсе Малмыж районы Иске йөрек авылы мәктәбе, Татарстанның Балык Бистәсе районы Юлсубино авылы, Югары Тегермәнлек урта мәктәбе, Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе, Казан шәһәре мәктәп-гимназияләре укучылары, Казан медицина көллиятендә белем алучылар, балалар бакчаларын да тәрбияләнүчеләр катнашты. Араларында 18 буынын белүчеләр бар, барысы да үз нәсел агачларын сәнгати югарылыгында эшләп килгән иделәр.
Махсус әлеге конкурска,рәссам Әлфия Нурхәмитова да үз нәселенең шәҗәрәсен иҗат иткән. Конкурста катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырдай урыннар күп булды. Осталардан киңәшләр ишеттеләр. Жюри рәисе Нәҗип Наккаш әйтүенчә, җиңүчеләрне билгеләү авыр, күп кенә оригиналь эшләр күп. Хәзер инде үз нәселен төзергә теләүчеләр архивларда утыра. Шунсы хак, Татарстан архивларында 10 буыныңны табарга була. Калганнарын Мәскәү архивларыннан эзләргә кирәк.
Казан медицина көллиятендә белем алучы Алинә Әгъләмова нәселләре шәҗәрәсен шигъри юлларга салып сөйләде. Казанның 199 нчы балалар бакчасыннан 6 яшьлек Яна Озерова, җитәкчесе Зөлфия Сираҗиева,шулай ук Казанның 112 нче балалар бакчасыннан 6 яшьлек Талия Лотфуллинаның да чыгыш ясау осталыгы күпләргә үрнәк булып торгандыр.Конкурста катнашучылар нинди яшьтә булуларына карамастан үз нәселләре белән горурлануларын, киләчәктә ата-бабалары сызган юлны дәвам итәчәкләрен, “Үз нәселебезгә тап төшермәбез ”, дигән сүзләр белән төгәлләүләре игътибарга лаек булды.
Җиңүчеләргә дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, конкурсның җюри рәисе Нәҗип Исмәгыйлев Дөнья мәдәнияте Институты (Юнеско)ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясе укучылары курайда татар халык моңнарын башкарды. Татарстанның халык артисты Азан Тимершәех халкыбыз әсәрләрен яңгыратты.
Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Дәрдәмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе