tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе тәмамланды
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе тәмамланды

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе тәмамланды

20-23 март көннәрендә Казанның «Адымнар» полилингваль мәктәбендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия һөнәри бәйгесе үтте. Бүген бәйгенең йомгаклау этабы үткәрелде.

Укытучыларны Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сәламләде.

«Бик матур эшләп, шушы этапка килеп җиткәнсез икән, сез барыгыз да җиңүчеләр. Шушы конкурста катнашырга көч тапканыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Россия, Татарстан күләмендә туган телләргә караш төрле. Минемчә, туган телгә игътибар, ихтирам, нинди генә сәясәт булуга карамастан, иң беренче чиратта гаиләдә туа. Ә без – аны мәктәптә үстерүчеләр, дәвам итүчеләр. Сез һәрбер гаиләгә барып, әти-әни ролен алмаштыручы кешеләр түгел. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты укытучысына тагын да катлаулырак. Ничек кенә булмасын, аннан чыгу юлы бар», – диде Илсур һадиуллин.

Бөтенроссия бәйгесендә быел Татарстан районнарыннан 20 укытучы һәм Россиянең төбәкләреннән 12 укытучы катнаша. Дүрт көн дәвамында алар дәрес, сыйныф сәгате, методик остаханәләр күрсәтте. Йомгаклау этабына Саратов өлкәсеннән Роза Ибраһимова, Төмән өлкәсеннән Халидә Кирамова, Киров өлкәсеннән Раилә Батыркаева, шулай ук Кукмарадан Руслан Гайнанов, Бөгелмәдән Гөлназ Хәйбуллина, Казан шәһәре Яңа Савин районыннан Алинә Шәгәрәева үтте. Укытучылар жюри әгъзаларының, әти-әни, укучылар һәм чит төбәкләрдәге коллегаларының сорауларына җавап бирде.

Татарстанда «Ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре 24 март көнне «Әкият» курчак театрында үтәчәк тантаналы чарада билгеле булачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*