tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Аулак өй — көрәш» төбәкара әдәби бәйгесенең студентлар өчен зона ярышлары башлана
«Аулак өй — көрәш» төбәкара әдәби бәйгесенең студентлар өчен зона ярышлары башлана

«Аулак өй — көрәш» төбәкара әдәби бәйгесенең студентлар өчен зона ярышлары башлана

«Аулак өй — көрәш» төбәкара әдәби бәйгесенең студентлар өчен зона ярышлары 27 март көнне Казанда, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак, дип хәбәр итте оештыручылар.

Монда 4 команда көч сынашыр дип көтелә: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Әллүки» иҗат берләшмәсе, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Татар тел белеме кафедрасының журналистика бүлеге студентлары, КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты каршындагы Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе һәм КФУның Алабуга институты студентлары.

Россиядә «Педагог һәм остаз» елы, Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан оештырылучы бәйгеләрдә татар әдәбияты классикасын өйрәнү, гореф-гадәт, милли йолаларны яңарту юнәлешендәге биремнәр, сынаулар булачак, дип хәбәр итә «Аулак өй – көрәш» проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.

Чара ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, Татарстанның Студентлары лигасы ярдәме белән оештырыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*