«Кванториум» балалар технопарклары челтәре Түбән Новгород өлкәсендә Россия президенты Владимир Путин инициативасы буенча эшләнгән «Мәгариф» милли проектының “Һәр баланың уңышы” төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында 2018 елдан эшли башлады. Мобиль «Кванториум»нар, ниһаять, өлкә үзәгеннән ерак урнашкан торак пунктларга чыга башлады һәм аларның максаты – авыл балаларын алдынгы технологияләр белән таныштыру, инженерлык өлкәсендәге һөнәрләр дәрәҗәсен арттыру.

«Кванториум»ны ачу тантанасын технопарк җитәкчесе Елена Отт башлап җибәрде. “Без сезне алдагы өч көндә программалаштыру телләре белән таныштырырга, квадрокоптерны эшләтеп җибәрергә һәм аның белән идарә итәргә өйрәтергә тырышырбыз. Сезнең бик күп кызыклы әйберләрне үз кулыгыз белән тотып карау һәм көчегезне нинди дә булса юнәлештә сынап карау мөмкинлегегез булачак. Уңышлар һәм нәтиҗәле эш телим!” – дип балаларга мөрәҗәгать итте Елена Павловна. Кызыл Октябрь районы җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов, үз чиратында, яшь буынны дөньяны танып белергә омтылырга һәм мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә өндәде. Ә инде өстәмә һөнәри белем бирү буенча “Мәгариф үсешенең яңа формалары үзәге» оешмасы (Түбән Новгород өлкәсенең барлык “Кванториум”нары) җитәкчесе Андрей Наумовның: “Кайсыгызның квадрокоптер очырасы, 3-D принтерда нәрсә дә булса бастырып карыйсы, виртуаль чынбарлыкта нинди дә булса мини-проект уйлап табасы килә?” – дигән һәрбер соравына балаларның бер тавыштан “Мин!” дип кул күтәрүләре, аларның заманча технологияләр белән кызыксынуына ачык дәлил булды.

Мәктәп директоры Гөлнара Фехретдинова сүзләренчә, “Кванториум” балаларга өстәмә белем бирүнең яңа форматы. Технопаркның мобиль версиясе авыл җирендә яшәүче балаларга югары технологияле җиһазлар белән шөгыльләнү, тикшеренү һәм уйлап табу эшчәнлеге тәҗрибәсен туплау мөмкинлеге бирә.
- Бала өчен иң мөһиме – аның иң кыю хыялларын һәм фантазияләрен тормышка ашыру. Моның өчен «Кванториум»да бөтен шартлар тудырылган. Һәр бала конкрет проект аша үз-үзен күрсәтергә һәм булачак һөнәри карьерасында ярдәм итәрлек күнекмәләр алырга мөмкин, чөнки без әлегә аларны гомуми белем бирү кысаларында бирә алмыйбыз. Укучыларда мобиль технопарк зур кызыксыну уятты, алар дүрт юнәлештә дә оештырылган дәресләргә бик теләп йөрделәр. Виртуаль чынбарлык, 3-D принтерлар, лазер граверлар, квадрокоптерлар, ноутбуклар, башка заманча җиһазлар белән тулы күчмә автомобиль-лабораториядә һәм “Үсеш ноктасы” кабинетларында “Кванториум” командасы балалар белән аэротехника, виртуаль чынбарлык, IT-технологияләр, программалаштыру буенча дәресләр үткәрде”, – дип сөйләде Гөлнара Рәисовна.
Димәк, Зур Рбишча малай-кызларының киләчәктә фәнни-техник юнәлештәге һөнәрләргә өстенлек бирүенә өмет-ышаныч бар.
18 июньдә “тәгәрмәчле” лаборатория бу уку елына үз эшен төгәлләде. Чараны йомгаклау өлеше мәктәп янындагы “яшел” мәйданчыкта, саф һавада үтте. Һәр төркем үзенең үзенчәлекле проектын тәкъдим итте һәм аны яклады. Ахырда укулар узган барлык балаларга да өстәмә белем алу турында сертификатлар тапшырылды. Яңа күнекмәләр алуларына сөенгән укучылар яратып өлгергән педагог-остазларына хезмәттәшлек өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр һәм киләсе уку елына кадәр саубуллаштылар.
Тулаем алганда, “Кванториум”ның эшчәнлеге аеруча сәләтле балаларга дөрес профориентация бирүгә юнәлгән һәм киләчәктә аларга күңелләренә якын булган һөнәр сайларга ярдәм итәчәк, дип ышанасы килә.
Кадрия СӘМИУЛЛИНА
“Туган як” газетасы