tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” ханымнары Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә утырыш уздырды
“Ак калфак” ханымнары Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә утырыш уздырды

“Ак калфак” ханымнары Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә утырыш уздырды

Халыклар Дуслыгы йортында “Ак калфак” ханымнары Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге белән берлектә утырыш уздырды. Мөһим эчтәлекле чарада Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Ганиев Рөстәм Мәҗит улы, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Нигъмәтҗанов Альфред Галим улы һ.б. катнаштылар. Алар үзләренең чыгышында “Ак калфак” ханымнарының тәрбия өлкәсендә иң мөһим урын алып торуларын, һәрвакыт һәркемгә үрнәк булуларын дәлилләп мисаллар китерделәр. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре аша туган телебезне үстерүдә авыл җирлеге белән берлектә тыгыз элемтә урнаштыруны, яшьләрне тәрбияләүдә иң үтемле чара булуын ассызыкладылар.

Күптән түгел VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашкан
“Ак калфак” җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина уй-фикерләре белән уртаклашты, презентация ярдәмендә күргән-ишеткәннәрен тамашачыга җиткерде, тәрбия эшендә куллану өчен киңәшләр бирде.

Исмәгыйлева Вәсилә Исмәгыйль кызы алып барган утырышның икенче бүлегендә, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге җирле телевидения (НТР) белән берлектә оештырган, Татар халкының ризыгына мәдхия җырлаучы “Ризык пеште, табадан төште” дип исемләнгән проектка старт бирелде. Утырыш азагында, активлык күрсәткән әгъзаларны Рәхмәт хатлары белән тәбрикләделәр, карарлар кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*