Димитровград шәһәренең 27 нче урта мәктәбендә “Җәлил укулары” дип аталган әдәби конкурс узды. Әдәби бәйрәмне югары квалификацияле белгеч, һәр балага индивидуаль ярдәм итеп максатка ирешүче педагог Венера Шагвалиева оештырды.
Венера ханым Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең биографиясе, тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Мөхтәрәм кунаклар – шәһәр мәгариф идарәсенең тәрбия һәм белем бирү бүлеге җитәкчесе Әнисә Гайнутдинова һәм югары дәрәҗәле мәгариф эшлеклесе, киң күңелле, күркәм холыклы мәктәп директоры Мөнирә Джумаева укучыларга туган телне яхшы белүләрен һәм бәйгедә җиңүгә ирешүләрен теләделәр.
Конкурсның максаты татар телен, мәдәниятен саклап калып, тирәнтен өйрәнүдән, татар халкының гореф-гадәтләрен тану, үзләштерү, талантлы балаларны билгеләүдән гыйбарәт иде.
Әлеге конкурста шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә 1-10 класс укучылары арасында үткәрелгән “Җәлил укулары” иҗади бәйгесендә җиңүчеләр катнашты. Укучылар төрле номинацияләрдә – фронтовик язучылар һәм Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус телендә укуда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге әсәрләр балаларда Туган илгә, газиз Ватанга мәхәббәт, дошманга карата нәфрәт хисе, кошлар һәм хайваннарны ярату, табигатьне, матурлыкны күрә белү теләге тәрбияли.
Конкурста катнашучы балалар шигырьләрнең мәгънәсен аңлап, яратып, чын артистларча сәнгатьле итеп укыдылар. Аларны тыңлау шул кадәр рәхәт булды. Бигрәк тә солдат киеме кигән Глеб Корольков “Вәхшәт” шигырен укыганда күңеле белән рольгә кереп китте, әйтерсең лә, фашистлар алдында үзе басып торган кебек булды, хәтта жюри әгъзалары һәм тамашачыларның күзләре чыланды.
Балалар сәләтләренә күрә лаеклы урыннарга ия булды. Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗаты балалар һәм өлкәннәр күңелендә сакланачак.
Укучылардан соң Венера Рияз кызы матур җырлары белән залны дәртләндерде. Ул оста хуҗабикә дә бит әле. Бәйрәмнең азагында тәм-томнардан сыгылып торган чәй өстәле артында халыкны үзе пешергән өчпочмаклар белән сыйлады.
Милли бәйрәмебез бик тә күңелле узды. Ул профессиональ дәрәҗәдә оештырылган иде. Шундый очрашуларда алган тәэсирләр күңелләрдә озак саклана.
Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,
Димитровград шәһәре.
Чыганак: emet73.ru