Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ураза гаете уңаеннан — балаларга бәйрәм
Ураза гаете уңаеннан — балаларга бәйрәм

Ураза гаете уңаеннан — балаларга бәйрәм

Рамазан ае сизелми дә үтеп китте. Мөселманнар өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе – Ураза гаете җитте. Мәчет янында әкрен генә музыка уйный. Матур итеп шарлар эленгән. Өстәлләр төзелеп тора, алар өсте тәм-томнар белән тулы. Елның елында биредә үзбәк туганнарыбыз (Азизов Рәсүл, Зөлхумар, Сәйбуллаев Әкрамҗан,  Әбүбәкер гаиләләре) балалар өчен бәйрәм оештыралар.

Әйтелгән вакытка шау-гөр килеп балалар җыелдылар. Өстәлләр тирәли сыйландылар, мөнәҗәтләр тыңладылар. Килгән һәрберсенә күчтәнәчләр дә әзерләгән иде.

Балаларны куандырган өчен оештыручыларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, Ходаем сезне зурласын. Ике дөньяның рәхәте, уйламаган җирләрдән хәләл ризыклар насыйп булсын, кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын,  сау-сәламәт булыгыз, бәрәкәтле көннәр үзегезгә.  Шулай бердәм булып, аралашып, дустанә мөнәсәбәттә яшик әле, авылдашлар! Гомер бит — бер мизгел генә.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*