Таҗвирус шартларында дистант укуга күчәргә мәҗбүр булган безнең
мәктәпләр ни хәлдә? Дүртенче чирек тәмам, гадәти булмаган уку елы
нәтиҗәләре турында мәктәп директорлары, укытучылар һәм әти-әниләр ни ди?
Укучылар үзләре нинди фикердә?
Эш бермә-бер артты
Дүртенче чирек башында бу турыда Урта Шөн мәктәп директоры Гөлфия ханым
Мөлекова белән сөйләшеп алган идек. Ул дистант укыту-уку алымнарын
үзләштерә башлау өчен укытучылар коллективы белән язгы каникул вакытында
ук эшли башладык диде. Беренче чиратта, әлбәттә, һәр укучының өендә
техник яктан мөмкинлек булу карала. Ата-аналар белән сөйләшенелә,
нәтиҗәдә, уку-чы балаларның һәрберсенең өендә торып уку шарты тудырыла,
мөмкинлек чикле булганда мәктәп ярдәмгә килә.
Каникул вакытында ук укытучылар яңа шартларда ФГОС таләпләренә туры
китереп дәрес бирү алымнарын сынап карый, укыту порталлары белән
көндәлек эшләргә күнегәләр.
– Урта Шөн мәктәбе ике авыл мәктәбен берләштерә, балалар саны 112. Авыл
мәктәбе буларак сыйныфларда укучылар саны, шәһәрнеке белән
чагыштырганда, күп түгел. Ул яктан безгә уңайрак, һәр бала уч төбендә
кебек. Әлбәттә, класс җитәкчеләренә эш бермә-бер артты, алар үз
классларында бар фәннәр буенча да укыту барышын гел күзәтеп тора,
көндәлек биремнәрнең үтәлешен, икенче көнгә калдырмый торган итеп
карыйлар. Ата- аналарга аерым рәхмәт, алар укытучылар хәленә керә, без
дистант укытуны алар белән тулысынча аңлашып алып барабыз. Бер нәрсә
борчый, әлбәттә. Чыгарылыш классында алты бала, майның егермесе инде
(Сөйләшү 20 майда булды. Авт.), имтиханнар буенча мәгълүмат әлегә хәтле
ачыкланып бетмәде. Быел аларны матур итеп мәктәптән дә озата алмыйбыз инде.
Авыл белән укыйбыз
Иске Пенәгәр авыл мәктәбе директоры Марсель әфәнде Гарипов белән чирек
ахырында элемтәгә кердек, бу мәктәптә укучылар саны 111.
– Минем эш көнем Киров өлкәсе мәгариф порталына яңа шартларда укыту
процессы турында мәгълүмат бирүдән башлана, – диде ул. – Дәрес бирүне
Учи.Ру, Российская электронная школа платформаларын кулланып алып
барабыз. WhatsApp нигезендә һәр классның үз группасы булдырылды. Дәрес
материалын үзләштерү мөмкинлеген арттыру өчен төрле интерактив алымнар
кулланабыз: видеодәресләр, төрле тестлар, шул исәптән белемне тикшерү
тестлары белән эшлибез. Укытучылар, укучылар кебек үк өйдә торып
эшлиләр. Әлбәттә, бу безнең барыбыз өчен дә яңа нәрсә. Мәктәп
программасын бөтен авыл халкы белән үзләштерәбез дияргә була. Баланы
укыту өйдә барган- лыктан, ата-аналарга бик авыр. Алар бит укытучы
түгел, ничек аңлатасын белми, шуңа күрә укытучылар ата-аналар белән бик
тыгыз элемтәдә. Хәзер урамда очрасалар да, сөйләшү гел дәрес темасы буенча.
Әни һәм укытучы
Өлкән сыйныф укучылары билгеле бер дәрәҗәдә мөстәкыйль булсалар, баш-
лангыч һәм урта класс балалары белән өйдәгеләр күбрәк шөгыльләнә. Урта
Шөн авылында яшәүче Асия ханым Дәүләтшина башлангыч сыйныфта укыта
торган югары категорияле укытучы да, алтынчы һәм унберенче класс- ларда
укый торган балаларның әнисе дә.
– Өлкән сыйныфтагы балам мөстәкыйль укый, алтынчыдагысы белән үзем
шөгыльләнәм, шуңа күрә минем өченче класста укый торган укучыларымның
ата-аналарының хәлен бик яхшы аңлыйм, – диде Асия ханым. – Мин әле
укытучы, балага дәрес аңлату методикасын беләм, ә укытучы булмаган
әниләргә кыен, сүз дә юк. Шәхсән үзем
класстагы бар әниләргә чиксез рәхмәтле, укыту процессына зарланмый гына
кушылдылар. Дәресне гадәттә ничек алып бара идем? Балалар белән күзгә
күз карап. Күз карашыннан ук баланың хәзерлеге дә, кәефе дә, өендәге
хәлләр дә – барысы аңлашыла. Дистант укуга күчүне, шуңа күрә дә,
җиңелдән бирелде димим, чөнки, балаларның үзләрен күрмәгәч ике арада
күзгә-күз элемтәсе, бары тик шулай гына барлыкка килә ала торган җылылык
җитми. Хәзер дәрескә әзерләнү дә икенче, баланың аңлап җиткерә алуын
белү дә кыен. Өченче сыйныфлар алар әле кечкенә, яннарында әниләре
утырмаса дәрес темасын үзләштереп бетерә алмаска да мөмкиннәр. Шуңа
күрә һәр гаилә белән һәрдаим элемтәдә торабыз, өй эчендәгеләрнең
һәркайсына зур рәхмәт, аңлап, кирәкле бар шартларны тудырырга тырышалар.
Читтән торып укудан балалар үзләре дә арды, апа, кайчан мәктәп ачыла
инде дип сорыйлар, мин дә аларны бик сагындым. Быел уку елын шулай
бетердек инде.
«Әни, Путинга шалтырат!»
Авыл мәктәпләрендә классларда балалар саны ун-унбиштән артмый, унга
җитмәгәннәре дә бар, шәһәрдә исә утызар укучы, артыгы да булырга мөмкин.
Шәһәр мохите дә башка, ата-аналар да икенче. Баласы дүртенче сыйныфта
укый торган бер әни кеше, дистант уку башында укытучы әзерләгән материал
буенча дәресне бала түгел, үзебез дә аңлый алмыйбыз дип, директорга
әйттек диде. Шуннан соң укыту барышына видеоконференция алымын да
кертергә булалар.
– Балалар компьютер мониторларында бер-берсен күргәч шулкадәр
сөенештеләр, ул дәрес дәрес булмады инде. Бер-берсенә өйләрендәге
песиләрен, этләрен, ташбакаларын, тутый кошларын күрсәтә башладылар, –
диде яшь әни. – Балалар мәктәпне, андагы аралашуны сагынды инде. Шулай
дә әкренләп бер эзгә төштек. WhatsApp аша кызыклы гына бер видео килгән
иде. Анда башлангыч класста укый торган бер кыз, кечкенә әле, беренче
сыйныф булыр, әнисенә: «Әни, Путинга шалтырат, мәктәпне ачсын», – дип
елый-елый үтенә. Минем болай укысым килми ди, әнисе исә, ә минем
болай итеп укудан ничек туйганны белмисең дә дип җавап бирә. Без дә
шул хәлдә идек баштарак.
Икенче яшь әни, минем беренчедә укый торган кызымнан башка өч яшьлек һәм
имчәк балам бар, аның белән дәрес әзерли алмыйм, әтиләре кичке тугызга
хәтле эшли, ә өй эшен кичке җидедән калмый тапшырырга кирәк дип үз зары
белән бүлеште. Укытучы белән, без, башкалардан аермалы буларак, өй эшен
иртәнге якта тапшырабыз дип килештек.
Таҗвирус ашыктыра
Таҗвирус, шулай итеп, безнең тормыш рәвешен бөтенләй икенче төрлегә
әйләндерде дә куйды. Әле күптән түгел онлайн укулар мәгариф системасының
киләчәге булырга мөмкин дип сөйлиләр иде. Онлайн педагогика керү
ун-унбиш ел эчендә көтелә дип фаразланды. Бу укучы көне буе компьютер
каршында утырачак дигән сүз түгел, кешенең яшәеш шартлары үзгәрә, алар
белән бергә интерфейслар да. Киләчәк шәһәре информацион-коммуникацион
яктан бүгенгедән үзгә була. Бу үзгәрешләрне бүген үк күрә алабыз. Кесәдә
хәзер акча йөрми, карта гына. Әле кайчан гына карта белән кибеттә түләү
өчен аның кодын җыярга кирәк иде, хәзер махсус аппаратка тидерү түгел,
якын китереп алу да җитә. Яки, әйтик, Казан янындагы Иннополис
шәһәрендәге йөртүчесе булмаган таксилар һәм әле без белмәгән әллә нинди
яңа төрле әйберләр. Ә төртсәң үзе укыла торган Коръән китаплары? Тиз
ияләндек, аңа ис тә китми.
Киләчәк дәреслекләре ясалма интеллектлы булачак, алар үзләре баланың
белем ала белү сәләтенә карап, аның өчен махсус программа төзеячәк һәм
бу инде тормышка ашырыла башлады да. Бүгенге дистант уку вакытында
укучыларга тәкъдим ителгән тест җаваплары буенча компьютер программасы
билге дә куеп бирә ала икәнлеген аңладык.
Бүген менә көтмәгәндә дистант уку варианты белән очраштык. Ул әле
җитлегеп беткән рәвештә түгел, кимчелекләре күп, әмма нәрсә икәнлеген
якынча күзаллап була. Күрдек һәм нинди фикер туды? Әйе, укытучыларның
да, укучыларның да, ата- аналарның да тизрәк ияләнгән мәгариф
системасына кайтасы килә. Килә, әмма алга таба укыту алымнары барыбер
үзгәрәчәк, бу тормыш таләпләре һәм аларның аерым бер очрактаникадәр тиз
арада керергә мөмкин икәнлегенә дә күрдек, моңа яраклашырга, әзер
булырга кирәк.
Дистант укуның әле без артык игътибар итеп бетермәгән бик җитди ягы
ачылды. Онлайн укыту вакытында бары тик укыйсы килгән бала гына
укыячагын да аңладык. Укыйсы килгән бала өчен бу бәлки отышлы да, чөнки,
моңарчы, укыйсы килмәгәннәр укытучыга дәрес алып барырга комачаулап,
башкаларны да артка өстери иде. Киләчәктә исә укырга теләге булмаган
булдыра алганча гына белем ала, укыйм дигәннәр зур-зур адымнар белән
алга китә. Җәмгыять тормышында бу шактый сизелерлек үзгәрешләргә китерәчәк.
Без моңа әзерме? Таҗвирус якын киләчәкнең пәрдә-сен әз генә ачып күрсәтте.
Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Автор фотосы.
“Дуслык” газетасы