tatruen
Баш бит / Слайдер / Рамис САФИН: «Әби-бабаларым, әти-әнием тапшырып калдырган ядкарьләр – иң зур байлыгым»
Рамис САФИН: «Әби-бабаларым, әти-әнием тапшырып калдырган ядкарьләр – иң зур байлыгым»

Рамис САФИН: «Әби-бабаларым, әти-әнием тапшырып калдырган ядкарьләр – иң зур байлыгым»

Рамис Сафинның шәхси китапханәсендә 28 телдә дөнья күргән Коръән китаплары саклана. Алар арасында фин hәм француз, башкорт hәм кыргыз телендә басылган изге китаплар да бар. Әмма бабасыннан – дәү әтисеннән олы ядкарь сыйфатында күчкән Коръән китабы аның күңеленә аеруча якын hәм кадерле. Yткән гасырның башында нәшер ителгән шушы китап үз вакытында коллекцияне туплый башларга этәргеч бирә дә инде.

Өлкә татарларының лидеры Коръән китаплары коллекциясен чирек гасыр элек җыя башлый: бер өлешен үзе сатып ала, кайберләрен дуслары командировкадан, чит илләрдән алып кайталар. Ә искиткеч кечкенә, шырпы тартмасының яртысы кадәр генә булган китапны ул могҗизалы рәвештә тапкан, дияргә мөмкин. Героебызның бер танышы иске йортларын сүткән вакытта бәләкәй генә китапчыкка тап була. Аны ачып карый hәм тәмам шакката: 1911 елда дөнья күргән Коръән китабы бит бу! Яшь егет үзенең табылдыгын ашыга-ашыга өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафинга илтеп тапшыра. Сирәк очрый торган әлеге басма безнең якларга ни рәвешле килеп эләккән hәм ташландык әйберләр арасында ничек югалмаган – монысы бүгенгәчә табышмак булып кала.

– «Әйдә, сатып җибәрик инде»,- дип кайчак шаяртып куя улым. Юк, үзем исән чакта берсен дә сатмаячакмын, дим,- дип сөйли Сафин.

Намазны качып укыганнар

Татар автономиясе җитәкчесенә берничә Коръән китабын әти-әнисе бүләк итеп бирә, ә аларга әлеге ядкарьләрне әби-бабалары тапшырып калдырган була. Татарстанның Апас районы Урта Балтай авылында көн күргән Сафиннар гаиләсе дини китапларны чит-ят күзләрдән яшереп тота: советлар заманында Коръәнне өйдәге шкаф киштәсенә, ягъни түр башына, ачык урынга куярга ярамый. Әгәр гаилә башлыгы колхозның партоешма секретаре булса, аңа Аллаhыга ышану катгый рәвештә тыела. Шуңа күрә изге китапларны чормада яки сандык төбендә, кәфенлекләр янында яшереп сакларга туры килә. Шундый тыюларга да карамастан, Сафиннар гаиләсе барлык милли hәм дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үтәргә тырыша, ә бабасы – дәү әтисе качып булса да җомга намазларына йөри.

– Безнең авыл зиратында көрәкләр куеп калдыра торган кечкенә генә сарай бар иде. Ир-атларның атна саен шунда җомга намазларына йөрүләре хәтеремдә. Беркемдә дә шик тумасын өчен, алар анда аерым-аерым баралар иде. Ә инде берничә кеше җыелгач, яшерен рәвештә намаз укыйлар,- дип хатирәләре белән бүлешә мохтарият рәисе.

Дәү әтисеннән күчкән ядкарьне – кулдан язылган Коръән китабын Сафин аеруча кадерләп саклый. Аны язу өчен күпме вакыт cарыф ителгән, моны хәтта күз алдына китерүе дә кыен. Еллар узу белән саргаеп беткән китап битләрен ачып карап, ул бераз үкенеп тә куя:

– Гарәп теле – гаҗәеп дәрәҗәдә катлаулы тел ул. Мин шушы берничә юлны да зур авырлык белән генә укый алам. Чөнки университетның журналистика факультетында гарәп графикасы дәреcләреннән качып китә идек. Менә нинди җүләр булынган!..

Ә икенче Коръәнне әнисе ягыннан әбисе – дәү әнисе тапшырып калдыра. Изге китап белән бергә ул татар милли бизәкләре белән кулдан чиккән сөлгене дә бүләк итә.

«Алло» урынына – «исәнмесез»

Рамис Сафин hәм аның булачак хатыны Рамилә кече яшьтән үк Коръән сүрәләрен ишетеп, милли, дини йолаларны hәм гореф-гадәтләрне җиренә җиткереп үтәп, газиз ана телендә рәхәтләнеп аралашып үсәләр. Шуңа күрә бүген алар икесе дә әдәби татар телендә оста hәм матур итеп сөйләшә.

– Безнең мәктәптә, рус теле белән әдәбиятыннан кала, барлык фәннәр дә татар телендә укытылды бит. Ә тере рус кешесен мин беренче тапкыр университетка укырга кергәч кенә күргәнмендер, мөгаен,- ди Сафин, елмаеп. – Хәзер алай түгел инде, заманалар тамырдан үзгәрде, буыннар алмашынды. Бүгенге балалар хәтта Татарстанның үзендә дә үзара русча сөйләшәләр. Әлбәттә инде, бу безне җитди борчуга сала.

Шуңа күрә Сафиннар балалары тугач ук аларны берүк вакытта ике телдә аралашырга өйрәтәләр. 1989 елда Рамис Сафин гаиләсе белән Татарстаннан Ульяновскига килеп урнаша hәм «Волга» дәүләт телерадиокомпаниясендә татар телендә тапшырулар алып бара башлый. Шул вакытта улы Алмаз белән кызы Алсуга өйләренә телефоннан шалтыратучыларны татарча «Исәнмесез!» дип сәламләргә куша.

– Рус кешесе дә Рамиска шалтыратуын белә hәм аңлый бит. Аңа татарча бер генә сүз әйтегез дә, шунда ук русчага күчегез,- дип балаларына киңәш бирә.

Хәзер ул буй җиткән улы белән кызыннан СМСларны бары тик татарча гына язуларын сорый.

– Әгәр ялкаулансагыз – бөтенләй җавап бирмим, дим аларга. Без туган телебез белән милли традицияләрне дәвамнарыбызга – яшь буынга түкми-чәчми тапшырып калдырырга бурычлы. Әгәр шушы эшне башкармасак, беркүпме вакыт үткәннән соң, милләт буларак юкка чыгачакбыз. Менә шул хакта барыбыз да тирәнтен уйлап карасак иде,- ди Рамис Сафин.

Милли көйләр онытылмый

Милли традицияләр hәм йолалар турында сүз алып барганда, әлбәттә инде, авылдагы өйләрендә гөрләп уза торган мәҗлесләр аның күз алдына килеп баса. Төрле милләттән булган күршеләрне чакыра идек, ул вакытта еллар узу белән бер-беребездән шулай ераклашырбыз, дип хәтта башыбызга да китермәдек, ди ул. Ә табынга татар халкының традицион ашларын – гөбәдия, кыстыбый hәм oчпочмак куйганнар. Cыйланып туйганнан соң, олылар тальян гармун көенә татар халык җырларын сузалар.

– Дөресен әйткәндә, кечкенә чакта бу нәрсәләр миңа ошап бетми иде,- ди Сафин. – Кайчан бетәр, кунаклар кайчан өйләренә кайтып китәрләр икән, дип көтә идем. Халык җырларына, милли көйләргә карата мәхәббәт хисе яшь арту белән, ягъни олыгая төшкәч барлыкка килә hәм көчәя икән. Шулай бервакыт Казан радиосыннан бала вакытта ишеткән моңлы җырны тыңладым hәм күзләремә яшьләр тулды. Мин үзем дә сизмәстән еракта калган гөнаhсыз балачагыма яңадан әйләнеп кайттым! Хәзер машинада hәрвакыт үзем белән татарча ретро-җырлар язылган дискны йөртәм. Балалар белән бергә барганда, аларга да «язылсын» өчен махсус рәвештә шушы дискны кабызып куям. Алар кайчакта: «Әти, башкага күчереп куй инде»,- дип сорыйлар. Менә үз машиналарыгыз булыр да, анда теләсә нинди музыканы тыңлап йөрерсез, әлегә татар көйләрен ишетегез, дим. 20-30 ел узганнан соң, алар да шушы җырларны исләренә төшерер hәм сагыну хисе белән тыңлар дип ышанам.

Хәер, Рамис Сафин балаларына биргән әхлакый тәрбиянең җимешләрен хәзер үк татый башлаган инде. Yткән елда кызы  Америка Кушма Штатларыннан укып кайтканда, әтисе аны аэропортта каршы ала hәм машинасына утыргач татар радиосын кабызып җибәрә. Алсу таныш музыканы ишетүгә: «Ниhаять, ана теле, милли көй!»- дип тәмам эреп китә.

Әби-бабалары белән әти-әнисеннән мирас булып күчкән ядкарьләрне Рамис Сафин үзенең иң зур байлыгы итеп саный. Рухи кыйммәтләрнең шактый өлешен ул Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге карамагында эшләп килүче Татар мәгарифе hәм мәдәнияте музеена тапшырган. Изге китапларның да күпчелеге шушы музейханәдә урын алган.

– Халык, милләттәшләребез аларны күрсен hәм милли мирасыбыз белән горурлансын,- ди Рамис Сафин. – Аннары шушы «хуҗалыкны» улыма тапшырачакмын, ә бер Коръән китабын кызыма бүләк итәргә ниятлим.

Анастасия ГАЙНУТДИНОВА.
(«НГ»).
emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*