26 сентябрдә Мәскәү өлкәсендәге Долгопрудный шәһәрендә Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге ачыла. Әлеге тантана белән бергә “Халыклар дуслыгы – мәдәниятлар диалогы” дигән күргәзмә дә эшен башлаячак. Күргәзмә Мәскәү әлкәсендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияты һәм сәнгате белән таныштырачак.
Шул ук көнне Долгопрудный шәһәрендә милли мәдәниятларның I шәһәр фестивале дә үтәчәк. Ул “Талантлар йолдызлыгы” дип атала.
Бу турыда Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәген оештыручылар: Мәскәү өлкәсенең татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе, Долгопрудный шәһәренең татар мәдәнияты җәмгыяте, Ринат Курамшинның иҗади остаханәсе хәбәр итәләр.
Әлфия Миңнуллина