tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Долгопрудный шәһәрендә Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге ачыла
Долгопрудный шәһәрендә Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге ачыла

Долгопрудный шәһәрендә Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге ачыла

26 сентябрдә Мәскәү өлкәсендәге Долгопрудный шәһәрендә Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәге ачыла. Әлеге тантана белән бергә “Халыклар дуслыгы – мәдәниятлар диалогы” дигән күргәзмә дә эшен башлаячак. Күргәзмә Мәскәү әлкәсендә яшәүче төрле халыкларның мәдәнияты һәм сәнгате белән таныштырачак.

Шул ук көнне Долгопрудный шәһәрендә милли мәдәниятларның I шәһәр фестивале дә үтәчәк. Ул “Талантлар йолдызлыгы” дип атала.

Бу турыда Татар мәдәнияты һәм сәнгате үзәген оештыручылар: Мәскәү өлкәсенең татарлары төбәк  милли-мәдәни автономиясе, Долгопрудный шәһәренең татар мәдәнияты җәмгыяте, Ринат Курамшинның иҗади остаханәсе хәбәр итәләр.

Әлфия Миңнуллина 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*