tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ә нигә без уменьшаемся?»
«Ә нигә без уменьшаемся?»

«Ә нигә без уменьшаемся?»

Удмуртиянең төрле районнарында гомер итүче милләттәшләребез белән күрешеп, аларның яшәеше, тормышы белән кызыксынып торабыз. Чираттагы очрашу Якшур-Бодья районының Чур авылында булды. Чур авыл советы рәисе Мөбарәк Якупов, Якшур-Бодьяда яшәүче шәхси эшмәкәр, милли җанлы шәхес Кәрам Гыйләҗев һәм башка милләттәшләребез белән аралашу фикер-кичерешләргә бай булды.

Якшур-Бодья районы Чур муниципаль берәмлегенә Чур, Зур Итча, Вожьяк, Кече Итча, Угловая, Чернушка авыллары керә һәм анда барлыгы 3000гә якын кеше яши. “Шушы 3000 кеше арасында 56 татар бар”, — дип, исем-фамилияләп атап чыктылар очрашуга җыелучылар. Алар күпчелек Чурда яши икән.

Үзәккә үтүче мәсьәләләр

Очрашуыбыз Чур мәдәният йортының иркен бер бүлмәсендә узды. “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова бу якларга килүебезнең максатын ассызыклап үтте.
— “Яңарыш” газетасын барыгыз да белә­сездер инде, барыгыз да алдырасыздыр?” — дип сорады ул.
Җаваплар: “Ишеткәнебез бар”, — диюдән узмады. Рәмзия ханым:
— Кызганыч, “Яңарыш”ыбызга инде 30 ел тулса да, күп татарлар Удмуртиядә бу милли басма дөнья күрүен белмиләр. Хәзерге вакытта газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Без милләттәшләребез яшәгән якларга чыгабыз, хәлләрен беләбез, “Яңарыш” һәм милли тормыш турында сөйлибез. Чур авылына килгәнебез юк иде әле, менә сезнең белән дә күрешергә насыйп булды”, — дип, үзебез белән алып килгән газеталарны, китапларны тапшырды.
— Сез бүгенге кебек бергә җыелышасызмы, бер-берегез белән аралашып торасызмы? Милли чаралар узамы? — дигән сорауга да “Юк! Эш буенча гына юллар кисешә кайчак”, — дигән җавап ишетергә туры килде безгә.
— Балаларыгыз бардыр бит, оныклар үсәдер. Алар белән нинди телдә аралашасыз?
Бу соравыбыз бөтенләй җавапсыз калды. “Сез өйдә нинди телдә сөйләшәсез, русча сөйләшәсездер бит?” – дип, үзара сорашып алдылар.
Рәмзия Габбасова сүзен дәвам итеп: “Балалар белән шөгыльләнергә дип, сезгә китаплар, балалар өчен өстәл уеннары алып килдек. Алар татарча белмәгән кешегә дә аңлаешлы – русча-татарча эшләнгән, китапларның эчендә тыңлау өчен дисклары да бар. Кемнең татарча өйрәнәсе килә, җыелышып өйрәнергә мөмкин. “Сабантуй” дигән өстәл уены ярдәмендә татар сүзләрен дә, гореф-гадәтләрен дә өйрәнергә мөмкин. Монда җыелышып уйнарга кирәк, өлкәннәрнең ярдәменнән башка булмый. Балалар белән шөгыльләнүче өлкәннәр булса, әйбәт булыр иде”, — дип, балаларны татар мохитенә тартырга өндәде.
Ул татарлыкны саклап калу өчен кулдан килгәнчә барлык мөмкинлекләрне кулланып калырга кирәклеген, югыйсә милләт буларак юкка чыгу янавын төрле мисаллар китереп аңлатты. Бүгенге көндә илебездә барган җанисәп алу кампаниясе турында да тәфсилләп сөйләде: “Татар булуыбызны ничек күрсәтүебез җанисәп нәтиҗәләрендә чагылачак. Ә моңа кадәрге нәтиҗәләр сөенерлек түгел. 2002 елда уздырылган җанисәп нәтиҗәләре буенча, Удмуртиядә 110 мең татар булса, 2010 елда бу сан 98 мең генә калган. Димәк, шушы еллар эчендә 12 мең татарны югалтканбыз. Быелгысы ничек булыр, дип, һәммәбез борчылып торабыз”.
Боларны тыңлап торган бер милләттәшебез:
— Ә нигә без уменьшаемся? – дип, русчалы-татарчалы итеп сорамасынмы.
— Ә сезнең үзегезгә бу сорауны биргәнегез бармы? Нигә без кимибез? Балаларыбыз, оныкларыбыз белән татар телендә сөйләшмибез, катнаш никахлар арта. Шушылар түгел микән сәбәбе?!
Барлык татар оешмалары, “Яңарыш” газетасы Удмуртиядә гомер итүче татарларны берләштерү, үстерү юнәлешендә эшли. Сез дә татар тормышыннан аерылмасагыз иде, газета безне бер-беребез белән бәйләп тора. Бүгенге көндә Якшур-Бодья районында 20 кеше “Яңарыш”ны алып укый. Аны да үзләре язылып түгел. Ул газеталарны Дәүләт Советы депутаты Софья Широбокова яздыра, ә Кәрам әфәнде Гыйләҗев редакциядән алып китеп, бөтен округ буенча тарата. Рәхмәт аларга, — дип сөйләде Рәмзия Габбасова. Җанисәп алу тәртипләрен дә бик җентекләп аңлатты ул.
Киләчәк турында да сөйләшү булды әлеге очрашуда. Пандемия киртәләр куймаса, Чурда Сабантуй яки башка милли бәйрәм оештырып, татарларны бергә җыярга, югалып баручы милли хисләрне уятырга кирәк дигән фикер яңгырады. “Моның өчен оештыра белүче кеше кирәк, бездә юк андый кеше. Элек шундый сәләтле кешебез Рүзилә Гәрәева бар иде, ул да Ижауга күчеп китте”, — дип уфтандылар чарада катнашучылар. 2003 елда Чурда бердәнбер тапкыр уздырылган Сабантуйны бик сагынып искә алдылар. “Аннан соң бик күп сулар акты шул инде. Халык кимеде, тормышлар үзгәрде. Ул вакытта татарлар да күп яши иде әле биредә”, — ди алар. «Оештыру эшләрендә үзебез дә ярдәм итәрбез, иң мөһиме: сезнең теләк кирәк”, — дип өстәде Рәмзия Габбасова.

Чурда татарлар ничек яши?

Нишләп халык саны кимегән, нинди үзгәреш җилләре искән? Моңа ачыклык кертеп, Чур авылындагы тормыш турында сөйләштек. Элек Чурда кирпеч заводы эшләгән. Ул 500ләп кешене хезмәт урыны белән тәэмин иткән. Завод ярдәмендә Мәдәният йорты, мәктәп, 5 катлы йортлар төзелгән.
Мөбарәк Мансур улы: “Мин Чурга 1992 елда килдем. Мин килгәндә, заводта 320 кеше эшли иде. Хәзер завод ябылды. Эш булмагач, күп кеше шәһәргә күчеп китте. Завод ябылуның тагын бер тискәре күренеше: 5 катлы йорттагы фатирлар бик очсыз сатыла. Ижаудагы риэлторлар шәһәрдә бурычка баткан кешеләрне бирегә алып килеп урнаштыралар. Авылыбызда җыен эчкечеләр, эшсезләр, начар юлда йөрүче адәмнәр ишәеп китте”, — дип зарланып алды.
“Бүгенге көндә эш урыннары бармы соң? Нинди оешмалар эшли?” — дип кызыксынабыз.
— Эш урыннары юк диярлек, эшкә урнашу кыен. Ә менә берәр кичектермәс эш килеп чыгып, кеше эзли башласаң, эшче кеше табып булмый – шундый күренеш! — ди авыл советы рәисе.
“Бүгенге көндә авылда “Стройкамень” заводы эшли. Ул 25ләп кешене эш белән тәэмин итә. Авылны тотып торучы, эш урыны белән тәэмин итүче ул — фанера заводы. Ул шәхси фирма булса да, 50ләп кешене эш белән тәэмин итә, планнары да зурдан.
Татарларга килгәндә, берәр йомыш белән мөрәҗәгать итсәң, үтенечне җавапсыз калдырмыйлар. Шунда ук килеп җитәләр, үзләреннән өлеш кертергә әзер торалар, – ди Мөбарәк әфәнде. – Авылда татар зираты бар. Кеше җирләргә кирәк булса, килеп җитәләр. Имамны Ижаудан чакырабыз”.
Очрашуга Чур авылындагы иң өлкән кеше Галим Вагыйзь улы Ямалетдинов та килгән иде. “Авылыбызның аксакалы, зиратны тәртиптә тота, җирләү эшләре өчен дә ул җаваплылыкны үз өстенә алды. Җирләү кирәк-яракларын үзендә саклый, кирәк булу белән машинасы белән китереп җиткерә”, — дип таныштырдылар аның белән авылдашлары.
“Галим Вагыйзь улы урман хуҗалыгында механик булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Эш урынында бик хөрмәтле кеше булды. Сүзе һәрчак үтә иде. Беркайчан да үз фикерен әйтергә курыкмады, халыкны оештыра, тыңлата белә. Бүген дә бик тырыш, актив ул. Үз йортында яши. 88 нче яшьтә булуына карамастан, машина йөртә”, — дип, бик олылап, хөрмәтләп сөйләделәр Галим абый турында.

Мөбарәк Якупов: “Тормыштан зарланмыйк!”

Чур авыл советы рәисе Мөбарәк Якуповка сорауларыбыз күп булды.

— Җитәкче кеше өчен иң мөһиме – аралашу, кешеләр белән уртак тел табу. Сезгә авыл халкы еш мөрәҗәгать итәме, Мөбарәк әфәнде?

— Ууу, нинди генә сораулар белән кил­миләр, кәҗәдән алып космоска хәтле. Бө­тенесенә җавап бир, бөтенесенең проблемаларын хәзер үк чиш (көлә) .

— Нинди мәсьәләләрне хәл итү өстендә эшлисез бүгенге көндә?
— Барсы да көндәлек көнкүреш мәсьә­ләләре. Газ үткәрү сорауларын хәл итәбез. Моның өчен 15 миллион сум акча бүлеп бирделәр. Соңгарак калдылар калуын. Хә­зер урамнарны казып бетерделәр, кайчан тигезләрләр – белмим, җитешерләрме салкыннарга кадәр?! Иртә таңнан төнгә кадәрле эшлиләр. Суүткәргеч торбаларны да алыштыралар.

— Мал-туар, сыерлар асрыйлармы?
— 9 баш бар микән, юкмы, бик аз. Күпчелек вак мал гына тоталар. Мин үзем кәҗәләр тотам, ел саен 30 каз алам. Соңгы арада төлкеләр активлашып китте. Кешеләрнең тавыкларын, казларын алып китәләр. Без бит урман эчендә торабыз.

— Күрдек урманнарыгызны, искиткеч матур…
— Урман да юл буенда гына матур, эчкә керә башласаң, пеләш, — дип, сүзгә кушылды абый-апалар. — Урман хуҗалыгын аңламыйбыз, бөтенләй дөрес булмаган сәясәт алып бара. Гүя урманны кисмиләр, чабалар гына. Гектарлап-гектарлап кырып алып китәләр. Йөрәк әрни. Урманны арендага алалар да, ни телиләр, шуны эшлиләр.

Аралашу барышында бүгенге тормыш, киләчәккә ышаныч һәм тормышка карата фикерләр дә булды.
“Тормыш көннән-көн начарлана бара, кешеләр бүгенге көн белән канәгать түгел. Ярый ла без вакытында яшәп калдык. Безнең балаларны, оныкларны нинди тормыш көтә? — дип, авыр сулады Язилә Сафина. Бу фикергә карата Мөбарәк Мансур улы:
— Әйбәт тормыш көтә! Алда тагын да әйбәтрәк тормыш көтә! — дип кис­тереп әйтте.
— Кем әйтә аны? Сез әйтәсезмени, ышанасызмы? — диештеләр аңа каршы.
— Мин ышанам. Әни әйтә торган иде, менә бу дөньяда күпме тордым (ул сиксән алты ел яшәде), мондый рәхәт тормыш күргән юк иде минем, улым, ди иде. 24нче елгы иде ул. Яшь чагы сугыш елларына туры килгән. Яшьлек елларында тракторга утырган, авыр хезмәттә эшләгән. Сугыштан соң колхозда бригадир булып хезмәт куйды, аннары безгә, өч малайга, белем бирергә, кеше итәргә кирәк иде. Авылда паспорт бирмиләр иде, эшкә урнаша алмадык. Беренче мәртәбә Ташкентка качып киттек, аннан куып җибәрделәр. Икенче мәртәбә Омскига бардык, өченче тапкыр — Төмәнгә, төрмәдә утыручылар поселогына, милиционерлар без­гә паспорт ясасын өчен. Менә шулай чыктык без авылдан. Үлгәнче ул: “Мөбарәк, кара, улым, нинди рәхәт. Пенсияне өйгә алып киләләр. Ашар ризыкка интекмибез, өебез җылы, киемебез яхшы”, — дип әйтте. Дөрестән дә, шулай бит, җәмәгать, Ижауга кереп булмый хәзер, машиналар тезелешеп киткән, “бөке”. Ә без һаман начар яшибез, дибез. Авылда карагыз, һәр өйдә икешәр суыткыч, барысы да туп-тулы, яшь буынның иң зур проблемасы – тазару.
Каршылыклы фикерле әңгәмәне тыңлау кызык иде.
— Начар, ярлы яшәмибез. Әйе, суыткычларыбыз да тулы. Әмма тот­рыклылык, киләсе көнгә ышаныч юк, — дип каршы килделәр Мөбарәк Мансур улына.
— Нигә ышаныч юк? Мөмкин­лекләр дә җитәрлек бит. Әзрәк ба­шыңны эшләтсәң, әллә нинди юллар табарга була үсеш өчен. Телисең икән, өйдә утырып эшлә, телисең икән, ике эшне бергә алып бар. Бернинди кануннар да каршы килми.
— Минуслары да, плюслары да җитәрлек, — дип, уртак фикер белән тәмамланды бәхәс.
Мөбарәк Мансур улының ничек итеп җитәкче булып китүе, тормышы белән кызыксынуымны дәвам итәм.
Тумышы белән Саба якларыннан. Мари политехник институтын тәмамлагач, юллама белән Татарстанның Алексеевск районы Биләр авыл хуҗалыгына җибәрелә. Анда ике ел баш инженер булып эшли. Институтта укыганда танышкан кызга өйләнә. Аннары гаиләләре белән Удмуртиянең Якшур-Бодья районы Чур авылына күченәләр. “Саф татар мохитеннән удмурт җиренә күчү авыр булмадымы?” — дип сорыйм Мөбарәк абыйдан. “Юк,миңа бик яшьли яшәү урыннарын алыштырып, кайда гына яшәргә туры килмәде”, — ди ул.

— Шулай булуга карамастан, татар телен яхшы беләсез.
— Монысы – әнинең өлеше. Аның белән татарча сөйләштек.

— Балаларыгыз беләме соң татар телен?
— Минем тормыш иптәшем татар түгел, шулай да татарлыгыбыз югалмады. Улым бик яхшы татарча сөйләшмәсә дә, аңлый. Ә бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче кызым татар телен камил белә. Ул анда Көнчыгыш телләр институтын тәмамлады, татар, төрек, гарәп, инглиз, испан, француз телләрендә иркен аралаша. Һөнәре дә телләр белән бәйле.
Удмуртиягә килеп, урман хуҗа­лыгында эшләгән Мөбарәк Мансур улы, эшкуарлык белән шөгыльләнеп, үз пилорамасын булдырган, соңрак кибетләр ачкан.
“Җитәкче булып эшләргә планда да юк иде, әлбәттә, сорагач, кире какмадым инде, соңгы ике елда Чур авыл советын җитәклим”, — ди ул.
— Җитәкчелек эше куркытмадымы?
— Куркытуын куркытмады. Мин бит кеше белән эшләгән кеше. Авыл­ны, аның халкын яхшы беләм. Ә җаваплылык – монысы, әлбәттә, җитди нәрсә. Кешеләрнең ышанычын акларга, күңелен кайтармас­лык итеп эшләргә кирәк. Ә эш барышында мәсьәләләр туып кына тора. Ут бирү, урамнарны кышын кардан чистартсаң, җәен төзәтергә кирәк, газ, су кертү — көн саен бара торган эшләр. Быел юлларны төзәтү өчен 70 машина ( 700 тонна) чимал: песок, ПГС, кирпеч валчыгы кирәк булды.
Эшләгән эшләрне кеше күрә. Рәхмәт әйтеп килүчеләр күп. Кайбер кеше белән яхшылап сөйләшү дә җитә. Ярдәм түгел, эчкерсез сөйләшү, аңлату кирәк кайчакта.

— Вакыт үткән саен, тормыш та үзгәреп тора. Ә кешеләр үзгәрәме?
— Әлбәттә, кешеләр дә үзгәрә, әмма бар нәрсә дә яхшыга түгел шул. Бу Интернетны гына алыйк, бар гайбәтне, бар ярсуын Интернетка язып сала кеше. Һәр эшнең ике ягы бар. Әмма алар аның бер ягын гына карый, тулысынча тик­шереп, аңлап тормыйлар. Ә язып, фикерләрне ирештерер өчен хәзер мөмкинлекләр зур. Телисең икән, президентка яз! Балаларның, яшь буынның таләпләре зур, алар эшләгәнче, кемнедер тән­кыйтьләргә, таләп итәргә ярата, бик җи­ңел генә яшиселәре килә.
Сәламәтлек кенә булсын, бар эшләрне дә көйләп була. Яшь буынга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: укы, эшлә генә, ялкауланма.

— Сезнең оныклар бармы?
— Ике оныгым бар, менә озакламый, Аллаһ боерса, өченчесе туачак.

— Алар белән шөгыльләнергә вакыт каламы?
— Мөмкинлек юк. Алар Ижауда яшиләр. Гаиләгә дә вакыт аз кала. Менә ике атналык ялымда гаилә белән ял иттем әле, ниһаять. Тормыш иптәшем белән киез итек басарга өйрәндек, хәзер менә кәрзин үрергә өйрәнәм.

— Андый мохтаҗлык бармыни?
— Мохтаҗлык юк, анысы, әмма кызык бит. Бу бит ата-бабадан калган югалып барган һөнәрләр.

Татар җанлы милләттәшебез

Очрашуда Якшур-Бодья авылыннан Кәрам Әхкам улы Гыйләҗев та катнашты. Без киләсен белгәч, бөтен эшләрен бер читкә ташлап, күрше авылдан килеп җитте ул. Әлеге милләттәшебез -Якшур-Бодья районында яшәүче татарлар өчен җан атып йөрүче, “Яңарыш” газетасы язмышына битараф булмаган бердәнбер шәхес.
Кәрам Гыйләҗев тумышы белән Алабугадан. “Кечкенә вакыттан ук табигать кочагында үсеп, урманнарда йөреп, шуңа кызыгыптыр инде, урманчы һөнәрен сайладым. Авылыбыз янында кечкенә урман бар иде. Шунда үзем генә йөрергә ярата идем. Армиядән кайткач, техникумда укыдым. Юллама белән 1980 елда Якшур-Бодьяга эшкә җибәрделәр. Монда урманчы булып эшләдем. Үзегез беләсез, монда урманнар зур. Яшь чакта курку да юк иде, берүзем чыгып китә идем, ат булса, атка атланып, булмаса җәяү. Аннары бераз тәҗрибә җыйгач, район советы депутаты итеп сайладылар. Якшур-Бодьяның авыл советы рәисе булып та, Якшур-Бодьяда «Быткомбинат» директоры булып та эшләргә туры килде”, — дип сөйли Кәрам абый. Әмма урман аны яңадан үзенә тарта. Бу юлы урман хуҗалыгы җитәкчесе булып түгел, төп механик булып эшли ул. Урман хуҗалыгында үзгәрешләр башлангач, ул үз эшен булдыра. Кафе төзи. Кафедагы үзенчәлекле милли татар ашлары турында мактап телгә алучыларны еш ишеткәнем, үземнең дә, сәфәргә чыккач, анда кереп тукланганым бар.
Моннан тыш, бик күп еллар сайлау эшләре белән дә шөгыльләнгән Кәрам Әхкам улы. “Соңгыларында гына катнашмадым. Җитәр инде, дип, баш тарттым”, — ди ул.
Өч бала әтисе, җиде оныкның бабасы Кәрам абыйның сентябрь аенда 70 яшьлек юбилее булып узды. “Гомер бәйрәмен ничек билгеләп үттегез?” — дигән сорауга ул “Коронавирус белән авырдым. Чирне алай бик авыр кичермәдем. Ләкин урамга чыгып йөрергә ярамый иде, гаиләм белән рәхәтләнеп ял иттем. Ял дигәнем, әлбәттә, өй эшләре белән үтте. Анысы да ял бит аның”, — диде ул.

— Хәзер дә урманда йөрергә яратасызмы? – дип сорыйм.
— Яратааам! Хәзер дә бик еш йөрим. Тормыш иптәшем Гөлшат белән урманнарда, болыннарда дару үләннәре җыябыз. Кортчылык белән бик кызыксынып шөгыльләнәм. Өебез дә безнең урман эчендә урнашкан, элеккечә, авылча яшим. Бал кортын тоткан кешенең күршеләренә кыен бит. Ә мин читкә – урман эченә салдым йортны.
Сыерчык оялары ясыйм. Бу шөгы­лем балачактан килә. Ә ул шуннан башланды. Әбием яшәгән йортта ике сыерчык оясы тора иде. Ул миңа бик сәер тоела иде. “Ул нишләп шулай түмәркәдән эшләнгән, ботак тишеге дә бар, нигә заманча сыерчык оялары элмәскә?” Бу сорауны биргәч, Вәлия әбием, ямансулап, сулып калгандай булды. Аннары “Кагыла күрмә, аны минем улым элде. Ике улымның истәлеге ул”, — диде. Ике улы да сугыштан кайта алмаган аның. Шушы сөйләшүдән соң, мин дә, бик кызыксынып, кош оялары ясый башладым. Шуннан бирле, кайда гына яшәсәм дә, иң башта кош оясы ясап эләм. “Мин яшәгән йортта кошлар оя корсын, балалар чыгарсын”, — дип телим. Яз җиткәнен, тормыш дәвам иткәнен искәртеп тора ул кош оялары. Кошлар кайтканда, сугыш бетеп тә, кире туган якларына әйләнеп кайта алмаган абыйларымны да искә алам. Әлтәп абый һәм Сәләхи абый — әтиемнең абыйлары. Алар истәлегенә ясыйм аларны. Күптән түгел бер абыемның кайда җирләнгәнен Интернеттан эзләп таптым. Санкт-Петербургтан ерак булмаган Синявские Высоты дигән җирдә икән. Аңа быел таш ясаттым. Киләсе елда барам кабере янына.

— Балачагыгызны сагынып искә аласыз, ә 70 ел гомерегезнең кайсы вакытлары иң бәхетле еллар булып исегездә калды?
— Тормышымның иң матур вакыты – студент еллары. Анда хыяллар, максатлар матур, көч ташып тора, акыл кергән, омтылышлар гамь белән тулы, үзем сайлап барып кергән һөнәр буенча тырышып укыйм. Курсташлар белән үзара эчкерсезлек, кеше-кешегә дус-иптәш, әти-әни исән… Аллаһ Тәгалә узган елларыңның бер-ике елын кайтарып бирәм дисә, мин, һичшиксез, шушы вакытны сайлар идем. Шушы ук һөнәрне сайлар идем. – дип җавап бирде Кәрам абый.

Чур авылында булган ике-өч сәгатьлек очрашуда җанга тигән проблемалар, үзәккә үткән сораулар күтәрелде. Без татар телендә аралашучылар бетеп баруына борчылып, бу юнәлештә эш кузгату, җанландыру максаты белән янсак, очрашуга килгән милләттәшләребез үз күңелләрен бушаттылар. Күңел йомгаклары сүтелеп, һәркем үз балачагын, саф татар авылында туган телдә аралашып үскән мохитне сагынып, табигать кочагында каз саклап, көтү көтеп уздырган мизгелләрне искә алды. Кайсын юксынды, кайсын хәтерләп, эчкерсез көлде… Салкынайганнан-салкыная барган көз көнендә узган бу чарадан соң, хисләнеп, уйланып кайттым… Җир йөзендә җылы кием, җылы өй, җылы көннәр генә түгел, бер-береңә җылы караш, җылы аралашу, җылы милли мохит дигән төшенчәләр дә булуын, һәм аларның безгә яшәргә, ышанырга, хыялланырга, яратырга көч бирүенә тагын бер кат инандым. Милли мохитне күз карасыдай сак­лыйк, дуслар!

Элмира Нигъмәтҗан.

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*