Үткәннәрне онытмыйк без,
Хәтерләүдән курыкмыйк без!
Үткәннәрне онытмыйк без,
Белик ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен…
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен…
“Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”, ди халык. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннардан – буыннарга истәлек булып килгән йолаларын хәтердә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар, кул эшләре һәм татар ашлары аша халкыбызның үткәннәре һәм гореф-гадәтләре белән яшьләрне таныштыру максатыннан Камышлы районы, Иске Усман авылының социаль реабилитация бүлеге, “Ак калфак” татар хатын-кызлар активы белән берлектә, “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән чара үткәрде.
Элек-электән татар гаиләсендә үскән кызларны иҗади шәхес итеп тәрбияләргә тырышканнар. Кызлар кияүгә чыкканда тегү-чигү эшен, аш-су әзерләү серләрен белергә тиеш булганнар. Матурлыкны күрергә генә түгел, тудыра белергә дә өйрәнгәннәр. Бүгенге кызларыбызны да, ягъни булачак киленнәребезне дә кул эшләренә өйрәтү аша милли үзенчәлегебезне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру бурычын җирле “Ак калфак” оешмасы үз алдына максат итеп куйды…
Кыскасы, әбиләребезнең сандыклары бушап калмасын дип тырышалар алар.
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы…
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Эх, беләсе иде, беләсе…
Әбиемнең матур сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Нинди серләр саклый икән ул? – дип башлап җибәрде чараны Зөлфия ханым Хисаметдинова. Ә сәхнәдә – чын татар өе: милли ризыклар тулы өстәл, сәкедә чиккән мендәрләр күкрәкләрен киереп утыралар, диварларда чиккән сөлгеләр, челтәрле тәрәзә пәрдәләре, ә түрдә – серле, ләкин бикле сандык. Күрәсе иде бит, ниләр саклана соң анда? Ләкин юк, тиз генә ачылмый икән ул! Моның өчен катнашучыларның күңел хәзинәсен тикшерергә кирәк икән. Татар хатын-кызларының, ир-атларның милли киемнәрен, халкыбызның мәкаль-әйтемнәрен, санамышларны, кисәтүләрне искә төшергән кешегә генә ачыла ул.
Менә, ниһаять, сандык ачылды һәм аннан авылдашларыбызның зәвыклы кул эшләре чыга башлады: Венера белән Гөлшат апалар чиккән кулъяулыклар, аларның әбиләре чиккән сөлге-ашъяулыклар, Мәдинә апаның әнисе эшләгән карават кашагасы, Әфидә апаның әнисе суккан палас, Гөлсинә апаның туй күлмәге, Әлфия апаның әтисе яратып кигән түбәтәй, әнисе бәйрәмнәргә генә киеп чыккан калфагы, Фидания апага әтисе сәхнәдә биер өчен үреп биргән юкә чабаталар…
Әбиебезнең сандыгы чыннан да серле икән бит! Аны ачкан саен яңалык белә тордык, ханымнар үзләренең яшь чаклары, әби-бабалары, әти-әниләре турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, матур теләкләр теләделәр. Милли киемнәр, читек-чабаталар тарихын да ишеттек. Юк, буш түгел икән әле серле милли сандыгыбыз! Шыплап тулган!
“Йөзек салыш”, “Капкалы”, “Кульяулык” дип аталган милли уеннарыбыз да искә төште. Чара ахырында барыбыз да табын корып, апаларыбыз пешереп алып килгән чәкчәк, кош теле, коймак, һәм жәймәләр белән хуш исле чәй эчтек. Әбиләр сандыгы серләрен сөйли-сөйли күпме чәй эчелгәндер, анысын әйтә алмабыз. Шунысы гына билгеле – кичә бик күңелле узды.
Ничек кенә өйгә кайтасы,
Үткәннәрдә килә каласы!
Әбиемнең серле сандыгыннан
Килә һаман җылы аласы!
Зөлфия Хисаметдинова
Чыганак: “Бердәмлек” газетасы