tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Салих Сәйдәшевка багышланган «Халык мәхәббәте лауреаты» музыка бәйрәме булды
Казанда Салих Сәйдәшевка багышланган «Халык мәхәббәте лауреаты» музыка бәйрәме булды

Казанда Салих Сәйдәшевка багышланган «Халык мәхәббәте лауреаты» музыка бәйрәме булды

30 майда күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган «Халык мәхәббәте лауреаты» IX музыка сәнгате бәйрәме узды. Проектның авторы һәм режиссеры – Россиянең халык артисты, Татарстанныж атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Лима Кустабаева.

«Салих Сәйдәшевны профессиональ татар музыка культурасын иҗат иткән кеше дип атарга була. Халык аны бик ярата иде. Мин бу фестивальне юкка гына «Халык мәхәббәте лауреаты» дип атамадым, бу сүзләр күренекле шагыйрь Мәхмүт Хөсәен шигыреннән алынган юл. Ул аны үз шигырендә «Халык мәхәббәте лауреаты – сөеклебез Салих Сәйдәшев» дип атый», – дип уртаклашты Лима Кустабаева.

«Мин 2005 елда режиссер буларак шул Сәйдәш һәйкәлен ачтым. Ни хәтле халык Сәйдәшкә һәйкәл ачуны сорады, митинглар, петицияләр оештырды. Ниһаять, 2005 елда ачтылар. Аннан соң 10 ел монда бернинди дә музыка яңгырамады. Композитор тора, әмма тынлык. Һәм 2015 елда мин монда беренче музыкаль фестиваль оештырдым. Быел әлеге фестивальны 9нчы тапкыр үткәрәбез», – дип, бәйрәмнең тарихы белән таныштырып узды Лима Кустабаева.

Чараны уздыру өчен елдагыча КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы каршындагы Салих Сәйдәшев һәйкәле янындагы мәйдан сайланылган иде.

Бәйрәмдә төрле музыкаль коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады. Алар арасында – Камал театры оркестры һәм артистлары, «Казан Нуры» халык уен кораллары оркестры һәм Казан шәһәр филармониясе артистлары, шулай ук «Фантазия» Казан шәһәр хатын-кызлар джаз оркестры, «Сәйдәш» мәдәни үзәге башкаручылары, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов, Рөстәм Асаев, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм башкалар.

«Башка еллар белән чагыштырганда, быел танылган «Сәйдәш» бию театры, «Вдохновение» яшь бию төркеме дә катнаша. Алар «Шүрәле» балетыннан өзек куячаклар», – дип искәртеп узды Лима Кустабаева.

Чарада Халыкара конкурслар лауреаты Сәидә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясады. «Әлеге чарада икенче тапкыр катнашам. Узган елны да чыгыш ясаган идем. Без бүген «Зәңгәр шәл»дәге Булат белән Мәйсәрәнең дуэтын җырларга тиеш идек, әмма аны Камал театры башкара. Шуңа мин «Иделләре – күлләре» дигән татар халык җырын башкарачакмын», – диде ул.

Бәйрәм ахырына якынлашканда проектның авторы Лима Кустабаева, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм Татарстанның халык артисты Мингол Галиев Салих Сәйдәшев һәйкәленә чәчәкләр салды.

  • «Халык мәхәббәте лауреаты» – 2015 елдан башлап ел саен Казанда, танылган композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев һәйкәле янындагы мәйданда үткәрелә торган музыка сәнгате бәйрәме. Проект Салих Сәйдәшев шәхесенә һәм мирасына бөтен халык мәхәббәтен чагылдыра һәм Татарстан Республикасының профессиональ музыка казанышларын күрсәтә, ди оештыручылар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*