Октябрь ахырында Пенза өлкәсендәге Сосновобор районының Индерка авылында “Әбикай-матуркай” бәйгесе узды.
Индерка авылы әбиләре белән бергә бәйгедә Городище районы Югары Әләзән авылы хатын-кызлары да катнашты.
Тагын бер мәртәбә өлкән яшьтәге апаларыбыз үзләренең уңганлыклары һәм сәләтләре белән безне гәҗәпләндерделәр һәм таң калдырдылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын Сәит кызы Фаилә Куркаяковага һәм Зиятдин кызы Гөлсинә Пончеевага бирелде, Гран-прины Али кызы Алия Абузярова алды.
“Иң матур әбекәй” – Хәйдәр кызы Галия Сайганова,
“Иң уңган әбекәй”- Касыйм кызы Нурия Козырева,
“Иң сәләтле әбекәй”- Сәмигулла кызы Наилә Сәнҗапова.
Бәйрәмнең ахырында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы бәйгедә катнашучыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 17 декабрьда – йомгаклау узачак… Шулай ук “Ак калфак”ка җитәкчеләр дә сайланды: Сосновобор районы Индерка авылында – Венера Шагвәлиева, Городище районы Югары Әләзән авылында – Мәрьям Тачукова. Аларга Пенза “Ак калфак” житәкчесе Эльмира Васильева калфаклар бүләк итте.