tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әбикай-матуркай” бәйгесе
“Әбикай-матуркай” бәйгесе

“Әбикай-матуркай” бәйгесе

Октябрь ахырында Пенза өлкәсендәге Сосновобор районының Индерка авылында “Әбикай-матуркай” бәйгесе узды.

Индерка авылы әбиләре белән бергә бәйгедә Городище районы Югары Әләзән авылы хатын-кызлары да катнашты.

Тагын бер мәртәбә өлкән яшьтәге апаларыбыз үзләренең уңганлыклары һәм сәләтләре белән безне гәҗәпләндерделәр һәм таң калдырдылар.

Бәйге  нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын Сәит кызы Фаилә Куркаяковага һәм Зиятдин кызы Гөлсинә Пончеевага бирелде, Гран-прины  Али кызы Алия Абузярова алды.

“Иң матур әбекәй” – Хәйдәр кызы Галия Сайганова,

“Иң уңган әбекәй”- Касыйм кызы Нурия Козырева,

“Иң сәләтле әбекәй”- Сәмигулла кызы Наилә Сәнҗапова.

Бәйрәмнең ахырында “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы бәйгедә катнашучыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 17 декабрьда – йомгаклау узачак… Шулай ук “Ак калфак”ка җитәкчеләр дә сайланды:   Сосновобор районы Индерка авылында – Венера Шагвәлиева, Городище районы Югары Әләзән авылында – Мәрьям Тачукова. Аларга Пенза “Ак калфак” житәкчесе Эльмира Васильева калфаклар бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*