Әле кайчан гына җир куеныннан бәреп чыккан карамай фонтаны Әлмәт төбәгенең көнкүрешен, шул исәптән иҗади тормышын да, төптән үзгәрткән иде. Ә бүгенге әдәби Әлмәтнең хәле ничек? Шуны барлау максаты белән, юлга кузгалдык.
Фонтаннар аткан көннәр
Татарстанның нефть башкаласы – Әлмәтнең рәсми рәвештә әдәби Әлмәт статусына ия булуы 1963 елдан исәпләнсә дә, бу җирләрнең иҗат орлыклары күпкә иртәрәк шыта башлый. Әлмәт төбәге татар халкына мәгърифәтче, язучы, мөгаллим, күренекле дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддинне (Кичүчат авылы), язучы, журналист, нашир, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәримине (Миңлебай авылы), язучы, журналист Ләбиб Гыйльмине (Елховой авылы) һ.б. бүләк итә. Татар әдәбияты классигы Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) нәселе дә бу яктагы Тайсуган авылына барып тоташа.
Җир куеныннан бәреп чыккан карамай фонтаны төбәкнең көнкүрешен, шул исәптән иҗади тормышын да, төптән үзгәртә. Яңа гына ике яшен тутырган Әлмәт шәһәренә чын мәгънәсендә әдәбият рухын өрү эшенә шагыйрь һәм прозаиклар Әдип Маликов белән Саҗидә Сөләйманова гаиләсе керешә. Драматург, шагыйрь Рафис Корбан әйтмешли, «нефтьчеләр җирнең маен өскә чыгару белән җиң сызганып шөгыльләнсә, әдәбият-сәнгать әһелләре аларның тормышын рухи яктан матурлау эшен үз иңнәренә ала».
Әлмәтне әдәби Әлмәт иткән чор
Иҗат кешеләре һәрчак фикердәшләре белән җыелышып, ми давыллары уздыруга, яңа проектлар уйлап табу, аларны тормышка ашыру, тәҗрибә уртаклашуга сусап яши. 2016 елда яңа тормыш җилләре белән Казанга килгән көннәремне искә алам да, ярый әле «Әллүки» әдәби берләшмәсе һәм аны кайнатып торган кешеләр булган, дим. Тәкъдирләренә бараклар, җыелма-щит йортлар һәм баткаклы юллардан гына торган шәһәрдә көн күрергә язылган гаилә исә мондый мохитне үзе тудыра: күченеп килгән елның (1955) 15 сентябрендә Максим Горький исемендәге клубта әдәби түгәрәкнең беренче утырышы уза.
Шуңа өстәп, Казаннан, ул чорда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе урынбасары Сибгат Хәким, идарәнең җаваплы сәркатибе Фатих Хөснидән килеп төшкән хаттан соң, «яшь әдәби алмаш әзерләү эшендә ярдәм итү» өчен «иҗади сәләтләре булган яшьләрне» җыеп, татар мәктәбендә әдәби түгәрәк тә ачыла. (Сүз уңаеннан, Әлмәт бүлеге каршында бүгенге көнгәчә Саҗидә Сөләйманова исемендәге «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмәсе эшләп килә. Шагыйрәнең үзе исән чагында басылган шигъри җыентыгы белән бер исемне йөртә торган берләшмә яшь иҗатчыларны җәлеп итү, иҗади тормышны җанландыруны максат итеп куя. – Авт.)
– Яшьлек максимализмы, яңалыкка омтылыш – ул чорның идеологиясе, – ди ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев. – Әдип Маликов белән Саҗидә Сөләйманованың Әлмәткә килүләре дә шул вакытка туры килә. Соңрак, берсен-берсе дәшеп, бу агымга Гариф Ахунов, Рафаил Төхфәтуллин һ.б. кушыла. Ул чордагы Әлмәтнең әдәби өлеше булган түгәрәк, әлбәттә, язучылар һәм шагыйрьләрне генә түгел, рәссамнарны, биючеләрне дә берләштерә, – дип ассызыклый ул.
Шәһәр белән бергә, аның әдәби мәйданын киңәйтү уйлары да үсә бара: киләсе максат – Татарстан АССР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген ачу.
– Татарстанда, Советлар Союзы вакытында, провинциаль татар шәһәрендә Язучылар берлеге бүлеге булдыру гайре табигый хәл була! Әмма «ятып калганчы атып кал» фикере белән Мәскәүгә, Югары Советка хат юллана – әлмәтлеләр бу эшне дә башкарып чыга. Шулай итеп, 1963 елның 23 мартында Әлмәт бүлеге оеша. Гомәр Бәширов, Шәүкәт Галиев кебек язучылар катнашында тантаналы ачылыш уза. Бу – Әлмәт өчен зур вакыйга, – дип күтәренке рух белән әдәби Әлмәт тарихындагы иң истәлекле мизгелне искә ала Рәфкать Шаһиев.
Әлмәт бүлегенең беренче җитәкчесе итеп Гариф Ахунов билгеләнә, соңрак аңа алмашка Әдип Маликов сайлана. Гариф Ахунов белән Әдип Маликов җитәкчелек эшенә тагын берәр мәртәбә алынганнан соң, бу вазифага Казаннан Равил Фәйзуллин килә, төрле елларда Әхәт Гаффар, Нур Әхмәдиев, Разим Вәлиуллин, Зөфәр Дәүләтов, Данил Салихов, Илүсә Нәбиуллина бүлек җитәкчеләре булып торалар.
Рәфкать Шаһиев сүзен дәвам итә:
– Адәм баласы авыр вакытта берләшә төшә, бер-берсенең хәленә керә – илдәге рухи күтәрелеш шундый мөмкинлек тудыра. Әкренләп башка төбәкләрдән киләләр, аннан үзебезнекеләр, әлмәтлеләр дә (Клара Булатова, Энҗе Мөэминова һ.б.) тартыла – кайнап торган чор! Гариф Ахуновның атаклы «Хәзинә» романы шунда туа – бу әсәрне вакыйгаларда кайнамыйча, күрми-белми язарга мөмкин түгел. Рухи күтәренкелектә, ни дисәң дә, матди як та зур роль уйный. Язучылык эшенең абруе да ул чорда күпкә зуррак була. Соңрак аларның күбесе, мөмкинлекләре булып та, башкалага һәм башка җирләргә китмәде – шул җирлектә татар телен, татар әдәбиятын күтәреп гомер кичерде һәм кичерә.
– Әдәби Әлмәтнең шул алтын чорын, Саҗидә апалар чорын кайтарып булыр микән? – дип, әдәбият белгеченә тарихи ностальгия катыш караш ташлыйм.
– Бер аккан суга кире кереп булмый, – дип борынгы грек фәлсәфәчесе Һераклит сүзләре белән җавап кайтара ул. Шулай итеп, вакыт машинасының ишекләрен ябып, Рәфкать Шаһиев белән агымдагы чорның үзенчәлекләренә әйләнеп кайтабыз.
Елына ун китап
Алты бөртек Язучылар берлеге әгъзасыннан башланган бүлек бүген 28 язучы-шагыйрьне берләштерә. Лениногорск, Мөслим, Азнакай, Сарман, Бөгелмә, Баулы, Җәлил, Чирмешән, Яңа Чишмә, Ютазы районнарын үз эченә алган әдәби Әлмәтнең бер үзенчәлеге – «Рухият». «Татнефть» АҖ тарафыннан булдырылган «Рухият» – рухи яңарыш фондының максатлары арасында әдәбият өлкәсендә бәйгеләр оештыру, премияләр булдыру (2006 елда булдырылган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия һәм стипендиясе шул исемлектә. – Авт.), сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларның иҗади үсешенә ярдәм итү дә бар. Фонд ел дәвамында унга якын китап чыгара, ә аларны тәкъдим итү кичәләре үзе бер тамашага әверелә!
Ул кичәләр гадәттә Әлмәт татар дәүләт драма театрында уза (ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге дә әлеге бинада урнашкан. – Авт.), балалар өчен язылган китапларны тәкъдим иткәндә, шәһәрнең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия каршындагы театр студиясе дә катнаша. Чарада укучыны китап авторы белән генә түгел, аны бизәүче рәссам, корректор, мөхәррирләре белән дә таныштыралар.
– Республикабызның башка зур оешмалары да үрнәк алып, елына, мисал өчен, биш китап чыгара башласа, нинди яхшы булыр иде! – дигән өмет уты белән яна Рәфкать Шаһиев.
Шагыйрьләр кадере
– Бик сирәк язучыларның гына балалары әдәбият юлыннан китә. Гариф Ахуновның кызы – шагыйрә Наилә Ахунова, мәсәлән, шундыйлардан. Ата-ана исемен мәңгеләштерү эшендә Әнвәр һәм Асия Маликовлар да зур тырышлык куя, язучы Рафаэль Төхфәтуллинның уллары да шулай ук (Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия утыз елга якын бирелә. – Авт.) – мондый юлда йөрүчеләр сирәк күренеш. «Чүлмәкчедән күрмәкче» дигәндәй, алардан башкалар да үрнәк ала башлый, – ди язучыларны Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев. Әңгәмәдәшем белән килешеп, уйларымда туган мәктәбемә сәяхәт кылам.
2016 елдан башлап, Елховой авылында туып-үскән язучы Әсгать Сәлах туган мәктәбендә Әсгать Сәлах исемендәге чагыштырмача яңа премия булдырылган. Премиягә иҗади (шигърият, сынлы сәнгать юнәлеше), фәнни-эзләнү (тарихи, әдәби, табигый фәннәр юнәлеше) һәм проект эшчәнлеге белән тирәнтен шөгыльләнә торган укучылар дәгъва кыла. Мисал өчен, 2019 елда төрле сыйныф укучыларының уртак проекты Әсгать Сәлахның «Балыкчы малайлар» әсәренә нигезләнеп ясалган пластилинлы мультипликациядән гыйбарәт булган; Елховой мәктәбе укучылары шагыйрь һәм язучы Фәнис Яруллинның «Зәңгәр күлдә ай коена» әсәрен дә җансурәткә әйләндерергә өлгергәннәр. Әлмәт раойнының Түбән Абдул авылында туып, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә торып иҗат итүче лирик шагыйрә Сирень Якупова да – бу мәктәпнең кадерле укучысы. Әлеге мәктәпне тәмамлаган шәкерт буларак, язучы-шагыйрьләрен кадерләп, алар белән тыгыз элемтәдә торучы, әсәрләрен яңа форматларда тәкъдим итүче мәктәп укучылары – бәхетле, укучыларын үсендереп, иҗат дөньясына җәлеп итә белгән мәктәп дөрес юлда, дип саныйм.
Бер сүз белән әйткәндә, ГӨРЛИ Әлмәт төбәге: яңа китаплар тәкъдим итә, иҗат утында кайнаучыларга премияләр, стипендияләр тапшыра, лабораторияләр оештыра (март аенда «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узган Almet Music Lab музыкаль лабораториясе эше нәтиҗәсендә төрле төрки жанрларга караган һәм замана шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган бәет, мөнәҗәт, озын көй, такмаклар туган. – Авт.) – яшьләрне дә, яшьтәгеләрне дә тик тотмый. Рәфкать Шаһиев әйтмешли, «Әлмәт берләшмәсе оешканда, нигезенә бәлеш салып калдырганнар диярсең – бик кунакчыл» һәм актив, кыскасы.
«Иҗат итү ул – акылыңны савып утыру»
Рәфкать Шаһиев белән әңгәмәдән кызыклы өземтәләр
• Әлмәтнең каләм тибрәтүчеләре өчен Клара апаның тәэсире зур. Клара апа ул бөтен сүзен шигырь белән генә сөйли торган кеше: төрле чараларда утырганда аның белән шигъри юллар белән аралаша идек (шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова һәм Нәфисә Сабирҗанова белән дә шулай). Бу шигъри аралашу – күнегүләр («тереләй» булсын ул, социаль челтәрләрдә – ничек тә) – каләм чарлау чарасы. Иҗат итү ул, Клара апа әйтмешли, – акылыңны савып утыру. Сүз дә юк, кемнеңдер иҗат барышы агылып торырга мөмкин, ләкин бу сирәк очрый торган талант. Кайчак сызасың, бозасың, ләкин ул сызган-бозганнар йә бик камил була, йә барыбер киртәгә керми. Ә менә мондый төр күнегүләр иҗатчыны шомарта.
• Иҗат итүчеләр, язучылар бүген дә күп, ләкин хәзерге вакытта әсәрләрнең күбесе «ярату» темасына кайтып кала. Әлбәттә, ярату бөтен кешегә хас, әмма кеше яшенә туры китереп язарга тиеш дип саныйм: алтмыш икән – уналтыдагыча түгел, алтмыштагыча.
• Әдәбиятны хатын-кызларның басып алуы гаҗәп түгел: хәзерге вакытта кәгазь-каләм тотып, язып утырган ир-ат җитәрлек табыш китерә алмый – ашыйсы гел килә бит. Хәзер иҗат – ял, йокы һәм кунакка бармау бәрабәренә бара.
• Безнең язганны кем укый дип пессимизмга бирелү күзәтелә. Бу мәсьәләдә уңай позицияне сакларга тырышам: берәү булса да табыла ул! Тарих спираль рәвешендә бара, иҗади күтәрелеш тә булыр дип көтәм. Төшенкелеккә бирелеп утыруның мәгънәсен күрмим: Әлмәттә ул [иҗат итүчеләр] булган һәм булачак та.
• Хәзерге яшьләр шигырь язып акча эшләп булмаганны яхшы аңлый. Аның өчен йә гаиләң булмаска, йә сәүдә эшчәнлегенә осталык кирәк. Яза торганнарның күбесе – олылар. Әлбәттә, яшьләр дә бар, югары сыйныф укучылары. Тик иҗатчылык эше, гадәттә, вузда тукталып кала.