tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай «Россиянең әдәби шәһәре» исеменә лаек булды
Чистай «Россиянең әдәби шәһәре» исеменә лаек булды

Чистай «Россиянең әдәби шәһәре» исеменә лаек булды

Чистай «Россиянең әдәби шәһәре» исеменә лаек булды. Мактаулы исем Россия Язучылар берлеге идарәсе карары белән әдәби мирасны саклау, рус әдәбиятында нәфис сүзне һәм классик традицияләрне пропагандалау, әдәби процессны оештырудагы казанышлары өчен бирелде.

Шундый ук исемгә Алабуга да лаек булды. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан шәһәрләре мондый исемне беренче тапкыр алды. Бу турыда «Чистай хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Бөек Ватан сугышы елларында Чистай ике йөздән артык совет язучысын, шагыйрьләрне һәм аларның гаиләләрен эвакуацияләү урынына әверелде. Нәкъ менә биредә әдәби мирасны саклау буенча актив эш алып барылды.

Скарятин бакчасында Борис Пастернак һәйкәле янында бүләкне тапшыру тантанасы булды. Тарихи вакыйгада шәһәр җәмәгатьчелеге, иҗади интеллигенция катнашты.

Шәһәр башлыгы Дмитрий Ивановка мактаулы бүләкне һәм вымпелны Россия Язучылар берлеге рәисе Николай Иванов тапшырды. Җавап итеп Дмитрий Иванов Мәскәү делегациясенә шәһәр гербы сурәтен тапшырды.

«Безгә шундый исем бирергә киләчәкләрен узган атнада гына әйттеләр. Бу безнең өчен күңелле вакыйга булды. Без махсус моның белән шөгыльләнмәдек, шундый исемне сорап йөрмәдек. Моны әдәби берләшмә үзе билгеләде. Шәһәр, чыннан да, моңа лаек. Бу исемне саклап калу өчен бик күп эшләнде һәм эшләнә», – диде Дмитрий Иванов.

Очрашу Борис Пастернакның мемориаль музеенда дәвам итте. Шунда ук «Кичә. Бүген. Иртәгә» дигән әдәби күргәзмә оештырылды. Әдәби кунакханәдә Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре тәэсирләре белән уртаклашты, үз әсәрләрен укыды һәм шәһәр белән бәйле иҗади планнары турында фикер алышты.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*